Монда сүз Болгар Ислам академиясе ректорын алмаштыру турында бармый – Минтимер Шәймиев

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистлар белән Болгарда узган Мәүлид бәйрәменнән соң булган сөйләшү вакытында ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаковның Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе итеп сайлану нисбәтеннән дип шулай дип белдерде.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 12. Фото:Римма Гатина

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгар ислам академиясе төзүнең өлгереп җиткән мәсьәлә булуын әйтеп, бераз гына мәсьәләнең тарихы белән таныштырып үтте. М.Шәймиев сүзләренчә, моннан ел ярым элек Уфада узган киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә докторлык диссертацияләре яклый торган магистратуралы, дин белгечләрен әзерләүче югары уку йорты оештыру турында теләк белдергән булган.

“Безнең мөселманнарның, православие вәкилләре һәм башка конфессияләрнең тәгълиматлары, карашлары гасырлар буе уртак тел таба алуын, тынычлыкта һәм татулыкта яши алуын дәлилләгән. Мондый тәҗрибәгә ихтыяҗ хәзер беркайчан булмаганча зур. Аңа бөтен дөнья мохтаҗ”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Камил Шамил улын (Исхаковны) үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде. М.Шәймиев Ак мәчетнең конференцияләр залында узган Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышында К.Исхаковның совет җитәкчесе итеп куелганын әйтте. Бу советтагы әгъзаларның теге яки бу мәсьәлә килеп чыкканда бер фикергә килүе өчен кирәк.

Минтимер Шәймиев Камил Исхаковның 2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң – Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итүен зур тәҗрибә дип билгеләп үтте.

“Монда сүз ректорны алмаштыру турында бармый. Ул (Камил Исхаков – ред.) иң элек академияне гамәлгә куючылар белән эшләячәк. Бер үк вакытта (без сентябрьдә эшне башлап җибәрергә җыенабыз бит) академияне гамәлгә куючылар белән берлектә укытучыларны сайлап алырга кирәк. Барысы да килешенеп эшләнергә тиеш. Академия уставына үзгәрешләр дә кертергә кирәк. Дин галимнәрен табарга кирәк. Бөтен Россия буенча имамнарны табарга һәм алар белән эшләргә кирәк. Мәдрәсәдә, институтта укучы талантлы егетләр бар. Менә шулардан сайлап алырга кирәк”. – диде М.Шәймиев, эшнең дөньякүләм таралган тәҗрибәне исәпкә алып башланырга тиешлеген билгеләп үтте.

Болгар Ислам академиясе комплексын киләсе елда вакытында кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Анда укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә барлык шартлар тудырыла. М.Шәймиев сүзләренчә, әле эшлисе эшләр байтак. Шуларның берсе Болгар Ислам академиясенә ректор табу белән бәйле дип аңлашылды.

Улыгызны да, кызыгызны да, тормышта ялган диннәргә, секталарга кереп китмәслек итеп, үзе дөрес фикерли алырлык итеп тәрбияләгез – Үзегезне үзегез тәрбияләгез, гыйлем алыгыз. Кеше, үзенең холкын, тәрбиясен күркәмләтеп, фәрештә югарылыгына күтәрелә ала, киресенчә, инстинктлар буенча гына яшәп хайван түбәнлегенә дә төшә ала, – дигән. – Үзегезне тәрбияләгәч, ныклы гаилә корыгыз, балалар үстереп, улыгызны да, кызыгызны да, тормышта ялган диннәргә, секталарга кереп китмәслек итеп, үзе дөрес фикерли алырлык итеп тәрбияләгез.

Бу темага:

“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы Камил Исхаков тормышындагы Ислам белән бәйле кызыклы фактларны барлады

Камил Исхаковның шәҗәрәсе Чыңгыз ханның көрәштәшенә барып тоташа (ЭКСКЛЮЗИВ материал)

Римма Гатина. Болгар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе