Фәниябикә абыстай Җәләлиева: "Бәйрәмдә бергә булыйк, сөекле Пәйгамбәребезгә бергәләп салаватлар әйтик!"

Рабигыль әүвәл - Мәүлид аеның 12 нче көне бөтен ислам дөньясы өчен мөбарәк көн. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килгән.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 02. Фото:yardem.ru

"Бу уңайдан 4 декабрь көнне сәгать унда Казанның Гадел мәчетендә мәдрәсәдә укучы балалар һәм өлкәннәр өчен Мәүлид бәйрәме оештырыла. 10 нчы декабрьдә сәгать унбердә Кукмара районының Өркеш авылында, күрше-тирә авыл мөселманнары белән җыелышып, Мәүлид бәйрәме уздырырга җыенабыз", - дип хәбәр итте Гадел мәчете мөгаллимәсе Фәниябикә абыстай Җәләлиева.

Бәйрәмдә бергә булыйк, сөекле Пәйгамбәребезгә бергәләп салаватлар әйтик!

Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе