Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда узачак

Рәсми чаралар ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына беренче штамп куюдан башланып китәчәк.

БӘЙЛЕ
2022 Май 12

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда Болгарда узачагын әйтте.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар 21 майда Болгарда узачак. Федераль дәрәҗәдә һәм башка илләрдән кунаклар чакырылган», - диде Васил Шәйхразыев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

21 майда рәсми чаралар ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына беренче штамп куюдан башланып китәчәк. Аннары Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә оргкомитет утырышы узачак. 11.00 сәгатьтә тантаналы бәйрәм башлануы көтелә.

«Кунакларга уңайлы шартлар тудырдык. Район башлыклары белән һәр районнан автобуслар булуы турында килештек. Республикада яшәүче һәркемгә Болгарга килеп, истәлекле чараның шаһите булу мөмкинлеге тудырасыбыз килә. Өстәвенә, бу чара шимбә көнгә туры килә», - диде Васил Шәйхразыев.

tatar-inform.tatar


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе