Коръәннең һәр хәрефендә савап бар

Кемдер күрмәүчегә Брайль шрифтында басылган Изге китапны тапшырса, аңа һәр укылган аваз өчен Аллаһы Сөбехәнә Тәгаләнең олугъ рәхмәте һәм рәхмәте булачак.

БӘЙЛЕ
2023 Янв 09

«Ярдәм» хәйрия фонды укытучысы, күрмәүче Фәнис Миңгәрәев: “Коръәннең һәм хәрефендә савап бар. Кемдер күрмәүчегә Брайль шрифтында басылган Изге китапны тапшырса, аңа һәр укылган аваз өчен Аллаһы Сөбехәнә Тәгаләнең олугъ рәхмәте һәм рәхмәте булачак”, - ди.

«Ярдәм» иҗтимагый фонды күрмәүчеләр өчен Луи Брайль шрифтында Коръән бастыру акциясен дәвам итә. Акция Луи Брайль шрифтында язылган Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчеләргә тапшыруны күздә тота. Бу күрмәүчеләр өчен дә, китапны таратучылар өчен дә бик кирәкле, яхшы эш. Коръән укыгач, укучы күңеленә җиңел булып китә. Ул яшәргә этәргеч бирә. Ә Коръән укырга мөмкинлек ачкан кеше исә иксез-чиксез хәер нурын, бәрәкәт кабул итә.

Аерым шәхесләр һәм гаиләләр күрмәүчеләр өчен Коръән бастыру эшендә, аны таратуда бу сылтама аша кереп, матди ярдәм итә ала.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе