Нигез ташын салу алдынннан ислам әһелләре белән коллектив намаз укылды. Керү ягында волонтерлар һәр намаз укырга теләүчегә намазлык тапшырды.
Истәлекле таш яшел таштан ясалган. Анда мәчетнең ислам кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә төзелүе турында гарәп, татар һәм рус телләрендә мәгълүмат уелып язылган.
Казанның Җәмигъ мәчетен 2022 елның көзенә таба элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә төзәргә планлаштыралар. Мәчетнең 10 мең мөселман кабул итү мөмкинлеге булачак.
Автор: Ләйсән Сафина
Фото: "Татар-информ"