
Сөйләшү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең учредительләр советы рәисе Исхаков Камил Шамил улы җитәкчелегендә барды. Анда Сүрия Гарәп Республикасының «Әл-Фәтх» ислам институты ректоры, шәригать фәннәре докторы Хүсәмүтдин Фәрфур, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр Шурасы рәисе Мөхәммәд Тәүфик Рамазан әл-Буты, Дәмәшк ислам университеты ректоры Мөхаммәд Хәсән әл-Курди, Бәхрейнның имам Мәлик Ибн Әнәс җәмгыяте рәисе Ибраһим Мурейхи, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Төркиянең Мәрмәр университеты профессоры Исмәгыйль Төрекуглы һәм башкалар катнашты.
Җыелышта мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге көнгә Болгар ислам академиясен оештыру максатыннан башкарылган эшләр белән таныштырды.
Мәгълүм булганча, быел Татарстанда тарихи вакыйга – Болгар ислам академиясен ачу көтелә. “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара конференция әлеге дини гыйлем үзәген булдыруга әзерлек чараларның берсе булып тора.
Казандагы җыелыш академиядә гыйлем бирү мәсьәләләренә багышланды. Дөнья күләмендә билгеле дини уку йортлары тәҗрибәсе турында фикер алышу барды, дини гыйлем бирүдә үзара хезмәттәшлек итү юллары барланды. Төрле илләрнең дини мәгариф системасы хакында мәгълүмат бирелде.
Чит ил галимнәре Болгар ислам академиясенең бинасы бер ел эчендә төзелү әлеге уку йортын оештырудагы җитдилекне раслый дип белдерделәр. Белгәнебезчә, уку йорты бинасына нигез узган елның май аенда салынды, быел май аенда бинаны ачу һәм 1 сентябрьдән уку-укыту эшләрен башлау көтелә, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте