Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"

Мәчетебезгә тагын арбалылар килде. Алай диюем юкка түгел. Ике тәгәрмәчле бишектәләр дип әйтсәм дә ярый. Русиянең төрле урыннарыннан киләләр “коляскалылар”. Араларында гаҗәепләре бар, читтән торып югары уку йортларында укучылар да, үз эшләренең осталары да бар. Әле күптән түгел генә берәү белән таныштым. Балтач районы Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева белән өйлә намазы башланыр алдыннан таныштык.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 25. Үзәк җитәкчесе Мәликә ханым белән

Башында – ак яулыгы, намазны бергә укыдык. Аннан соң сөйләшеп киттек. Тумыштан ук аяклары йөрми икән аның. Ачык күңелле бу кыз кешеләргә мәрхәмәт белән карый.

Норма мәктәбе укытучылары өйләренә килеп дәрес биргәннәр. Бәйрәмнәрдә дә сыйныфташлары белән бергә була. Аның күңеле шигъриятне якын итеп, шигырьләр яза башлый, район газетасында басылып та чыгалар. Әле дә ул газетаның хәбәрчесе икән.

Бүген көндә аның дүрт китабы дөнья күргән. “Йолдыз бүләк итәр идем”, “Бәхет үзе килде миңа” дигән китабы Казанда сукырлар өчен китапханәсендә басылды. “Әниемә”, “Мәхәббәтнең төсен эзлим” дигән китаплар да дөнья күргән. Чулпан китапны чыгаруда район хакимиятенә, дус, туганнарына, Кариле авылының шәхси эшмәкәре Гөлсем апага, Мулланур Миңнебаевларга, җырчы Габделфәрт һәм Рузилә Сафиннарга олы рәхмәтле Чулпан. Әнисенә һәм туганнарына багышланган җырларын Вадим захаров һәм Эльвина Яхина башкара.

Әлеге күңеле гел яктылыкка омтылучы Чулпан спортка да битараф түгел, спортчы буласы килү теләге аннан китмәгән. Нәтиҗәдә шашка буенча Татарстан һәм Русия чемпионы, спорт мастерына кандидат. Чулпан Габделәхәт кызы - 19 ел спорт өлкәсендә. Күрәсез, уңышлары да бар. “Спорт миндә яшәү дәрте уятты, - ди ул үзе. – Спортчылар белән көч сынашып, үземә бик күп көч таптым”.

Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем”, - ди. Аннары ул районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән берлектә “Фикердәш” клубын җитәкли. Монда үз тиңнәрен табып, өйләнешүчеләр дә бар икән. “Дуслар җыелган җирдә” дигән концертларда да чыгыш ясыйлар алар. Республика күләмендә узган бәйгеләрдә диплом белән бүләкләнгән чаклары да булды. “Фикердәш” клубына утызлап кеше йөри. Җитәкчелек, бигрәк тә район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илһам Гайнетдиновка рәхмәтле ул. Чулпан Габделганиева чигү-бәйләү остасы да икән. Әнисе ялгызы 6 баланы тәрбияләп үстергән (Әтиебез без балачакта ук вафат инде).

Чулпан тирә-ягында яхшы кешеләр булуына шат. Шуңа күрә ул үзен кимсенү түгел, бәхетлеләрдән саный.

Менә дин кардәшләрем, көчле рухлылардан ул Чулпан Габделганиева. Шыңшып йөрү аңа хас түгел. Әйе, акыллыга чикләр юк.

Әлмира Һәдия.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе