Васил Шәйхразиев: Казанның Җәмигъ мәчетендә алтын краннар булмаячак

Хәзер Россия җәмгыятендә, шул исәптән Татарстанда да, эчке бердәмлек ихтыяҗы күзәтелә. Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше кешеләрнең әлеге ихтыяҗына җавап бирә. Кол Шәрифне төзегән вакыттагы кебек, бу вакыйгада һәр татарстанлы катнашырга тели.

БӘЙЛЕ
2022 Май 14

«Бөтен республика Кол Шәриф мәчетен төзегән вакытка әйләнеп кайтыйк: бу да патриотизм, бердәмлек булган, һәр кеше бу эштә катнашырга теләгән. Кол Шәриф, һичшиксез, корылманың матурлыгы буенча лидер булып тора. Әмма дөнья үзгәрә, исламда ихтыяҗ бар, һәм без моны бик яхшы күрәбез. Безгә Җәмигъ мәчете җитми иде», — диде ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьминга «Татарстан-24» өчен биргән интервьюсында.

Вице-премьер республика алдында шунда ук проблема тууын әйтте: 10 мең намаз уку урынына исәпләнгән мәчетне тарихи яктан яхшы төзелгән Казанда урнаштыру.

«Бездә төрле вариантлар бар иде, әмма миңа, татар кешесе, татарстанлы, җитәкче буларак, бу очракта «Кырлай» паркы логистика ягыннан уңайлы урын булып тора. Әгәр без җомга намазын һәм бәйрәм чараларын алсак, бу мәйдан үзәк юлда тормый һәм юл хәрәтенә комачауламый», - дип дәвам итте ул.

Шулай ук Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурста җиңүче парковка урынын һәм агачларны саклап калуына да ышаныч белдерде.

Шәйхразиев объект төзелешенең төгәл чыгымын әйтә алмавын билгеләп үтте, әмма мәчеттә «алтын краннар булмаячак», дип ышандырды. Төзүчеләр алдында зур корылманы Казанның тарихи архитектурасына туры китереп төзү бурычы тора. Ул шулай ук беренче ташны салу өчен Россиядән 1100 имам чакырылуын хәбәр итте. Иң зур делегация, гадәттәгечә, Башкортстаннан киләчәк.

tatar-inform.tatar

Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе