Икенче дәлил. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзенең туган көнен үзе дә зурлаган, туган көне өчен Аллаһка зур рәхмәтен белдергән, ул аны Аллаһның Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бүләк иткән бик олы нигъмәте итеп кабул иткән, Аңа бу дөнья тормышы төзеп бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтле булган. Чөнки Аллаһның бу рәхмәте Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу дөньяга килүе аркасында, җирдәге бар җан ияләре дә зур шатлыкка ия булганнар, бәхеткә ирешә алганнар. Туган көнен олылауны Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) ураза тотып билгеләп үткән. Бу турыда Мөслимнең Әбү Катада тапшырган хәдисендә болай дип әйтелә: Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дүшәмбе көнне ураза тоту турында сорагач, ул: “Дүшәмбе – минем туган көн һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде”, - җавап биргән.
Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) бу сүзләре шундый мәгънәгә ия: димәк, аның туган көнен, ягъни дүшәмбе көннәрен билгеләп үтү мөмкин гамәл, тик аны бәйрәм итү төрлечә булырга мөмкин. Бу риваять Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган көнен билгеләп үтү нинди рәвештә булуга карамастан – ураза тотып билгеләнеп үтәме ул, әллә инде сый әзерләп, башка кешеләрне җыю, анда Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) искә алу, аңа салаватлар әйтү, аның турында, күркәм әхлак сыйфатлары, өстенлекләре һәм камиллекләре турында хикәятләр сөйләү һәм тыңлау рәвешендәме – рөхсәт ителгән гамәл булуын дәлилли.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).