
Беренче дәлил: Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мәүлиден үткәрү Аллаһ тарафыннан сайланган пәйгамбәргә шатланудыр, хәтта шундый аркасында кәфер дә файда тапкан.
Тугызынчы дәлилдә без бу сорауны тирәнрәк карап китәрбез, чөнки асылда бу сораулар охшаш, гәрчә хәтта дәлилләрне китерү ысуллары белән аерылсалар да, без үзебезнең бу тикшерүебездә, кабатлауны булдырмас өчен, шул ысулны кулландык.
Бохари риваять иткән хәдисләр җыентыгында хәбәр ителгәнчә, Әбү Ләһәбнең һәр дүшәмбе көнендә газаплары җиңеләйтелә. Чөнки ул Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууы хакында шатлыклы хәбәр китергән Сүвәйбәне коллыктан азат иткән. Әл-Хафиз Шәмсетдин Мөхәммәд бине Насретдин әд-Димашкый бу хакта болай дигән: “Хәтта шундый кабәхәт, кәфер булган кешегә дә (Коръәндә аның турында “Тәббәт” сурәсенең 1 нче аятендә “Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын!” – дип әйтелгән. Бу кешегә мәңгелек җәһәннәм вәгъдә кылынуына карамастан, җәһәннәмдәге газап һәр дүшәмбе көнне җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууына шатланды. Гади мөселман кешесенең хәле нинди булырга тиеш? Ул бит гомер буе Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тууына (мәүлиденә) шатланып яшәде һәм бер Аллалык динендә, Исламда вафат булды?!”
Бохари үзенең “сахих” риваятендә китерелгән бу кыйсса “Никах” турындагы бүлектә китерелә һәм ул хәдис мөрсәлдер (“калдырылган”, аны тапшыручылар чылбырында сәхәбә исеме булмаган хәдис). Шул ук кыйссаны әл-Хафиз бине Хәҗәр “Фатхул Бәри” китабында риваять итте. “Әл-Мөсәннәф”ендә имам Габдеррәззак әс-Синаний, үзенең “Әд-Дәләлү” китабында әл-Байхакий, “Әл-Бидая вә ән-нихая” китабында Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тормышын тасвирлаган өлешендә бине Касир, “Хадаику әл-Әнвәри” китабында Мөхәммәд бине Гомәр Бахрак, “Шәрхе әс-Сөннәт” китабында әл-Хафиз әл-Багави, “Әр-Равду әл Өнөфи” китабында бине Хишам һәм әс-Сөхәйли, “Бәхҗәтү әл-мәхәфили” китабында әл-Гамири шуны ук язганнар.
Бу кыйсса мөрсәл булса да, ул асылда барыбер кабул ителә. Чөнки бу кыйссаны Бохари риваять итә һәм шулай ук Ислам галимнәре шушы җыентыкка таяна. Бу хәдистә хәләл яки харам турында әйтелми. Ә фазыйләтләр (мәнәкыйб) һәм хасыятьләр (Хасааис) хакында әйтелә. Ә шәкертләр һәм шәригать кануннарын өйрәнеп килгән кешеләр фазыйләтләр һәм әхкәмнәр арасындагы дәлилләр китерүдә аерманы бик яхшы беләләр.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).