ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе итеп сайланды

Бүген Болгарда Мәүлид ән-Нәби – Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 11. Фото:dumrt.ru

Бәйрәм башланыр алдыннан “Ак мәчет” комплексының конференцияләр залында Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы булды. Билгеле булганча, академияне гамәлгә куючылар булып Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тора.

Утырышта академияне гамәлгә куючылар - ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре Советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов катнашты.

Утырышка шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Иордания университеты профессоры Габдераззак Габдеррахман чакырылган иде.

Утырыш барышында Болгар ислам академиясендәге уку процессын оештыру буенча мәсьәләләр каралды. Академиянең Уставына кайбер үзгәрешләр кертелде. Шулай ук академияне гамәлгә куючылар советы составы расланды һәм аның рәисе сайланды. Рәис булып күптән түгел генә ТР Президенты ярдәмчесе булып билгеләнгән Камил Исхаков сайланды.

ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бу темага:

“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы Камил Исхаков тормышындагы Ислам белән бәйле кызыклы фактларны барлады

Камил Исхаковның шәҗәрәсе Чыңгыз ханның көрәштәшенә барып тоташа (ЭКСКЛЮЗИВ материал)


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе