Һәр имам Мөхәммәд (с.г.в.) урынындагы кеше кебек булырга тиеш. Аның өчен зур гыйлем кирәк – Тәлгат Таҗетдин

Быел Болгарда узган Мәүлид бәйрәме тарихка Болгар Ислам академиясенә кагылышлы мөһим карарлар кабул ителү белән кереп калырдыр. Монда шунысын да әйтеп китәргә кирәк: быел Болгарда Мәүлид бәйрәме бик эчтәлекле итеп оештырылган иде. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы, Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм “Ак мәчет” имамы Руслан хәзрәт Фәхретдинов Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.)нең тормышы, Аллаһы Тәгалә юлындагы эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Безне бу юнәлештә тырышлык күрсәтергә, Пәйгамбәр (с.г.в.)не хакыйкый рәвештә хөрмәт итәргә тиешлегебезне әйтте.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 16. Фото:Римма Гатина

Мәүлид бәйрәме башланыр алдыннан, “Ак мәчет” комплексының конференцияләр залында Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы булды. Академияне гамәлгә куючылар советы рәисе итеп күптән түгел генә ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән Камил Шамил улы Исхаков сайланды. Һәм бу гаҗәп тә түгел.

Камил Исхаков. Фотосурәт: dumrt.ru

К.Исхаков ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән көннәрдә аның нәкъ менә Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәге хәбәр ителгән иде. Хәзер инде билгеле: Казанның күренекле мулласы, “Казан нуры” мәчете имамы Шамил хәзрәт Исхаков гаиләсендә туып, тәрбия алган, 2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле булып эшләгән К.Исхаков Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар белән эшләячәк. Академияне гамәлгә куючылар – барысы да саллы, үз фикере һәм карашы булган шәхесләр җитәкләгән мөфтиятләр. Билгеле булганча, академияне гамәлгә куючылар булып Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тора. “Ике тәкә башы бер казанга сыймый”, - дисәләр дә, монда әле өч тәкә башы күренеп тора. Бу мөфтиятләр Россиянең төрле өлешләрендә яшәүче мөселманнарны берләштереп тора. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда ТР Дәүләт Советына Юлламасында Болгар академиясенең нәкъ менә Россиянең татар-мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү үзәге булырга тиешлеген белдергән иде. Ә Камил Исхаковның академияне гамәлгә куючылар совет җитәкчесе итеп сайлануы советтагы әгъзаларның теге яки бу мәсьәлә килеп чыкканда бер фикергә килүе өчен кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, Камил Шамил улы координатор булып чыга.

Уртада Камил Исхаковның әтисе Шамил хәзрәт. Фотосурәтне Ә.Әдиатуллина алып килде

АЗ ГЫНА ТАРИХ

Моннан ел ярым элек Уфада узган киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә докторлык диссертацияләре яклый торган магистратуралы, дин белгечләрен әзерләүче югары уку йорты оештыру зарурлыгы турында белдерә. Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылышында бөтен дөньяга бу проектны хуплавын җиткерә. Шуннан соң 2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында” Указны имзалый. 2016 елның 21 маенда – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми төстә исламны кабул итү көнендә академиянең нигез ташы да салына. 2015 елның 26 декабрендә Болгар җирендә узган Мәүлид бәйрәме кысаларында академиянең рәсми исеме төгәл билгеле була. “Татинвестгражданпроект” оешмасы беренче презентацияне ясый. Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясе төзелеше тулы куәтенә бара.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Бабаларыбыз кебек көчле, олы галимнәр үсеп чыгарга язсын дип телик”

Киләсе елның сентябрендә эшли башлый дип ниятләнгән Болгар Ислам академиясе мөселман дини мәгариф системасының иң югары баскычы, татар дин гыйлеме бирү мәктәбе традицияләрен саклаучы булырга тиеш дип карала. ТР Президентының 2016 елда ТР Дәүләт Советына Юлламасында урын алган әлеге билгеләмә буш урында барлыкка килмәгән, билгеле. 2015 елда Болгарда Мәүлид узган вакытта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Академиядә бу җирдә гасырлар буе сакланып килгән кыйммәтләребезне белгән кадрларны әзерләргә кирәк. Асылда – яңарыш инде бу. Татарстан җирендә 17-18 нче гасырларда барлыкка килгән дин галимнәре, фикер ияләрен бик күп чит илләрдә беләләр, аларның хезмәтләреннән файдаланалар. Мин ни өчен яңарыш дип әйтәм? Безнең халыкта 17-18 нче гасырда булган дин галимнәре – бик кыйммәтле мирас. Без бүгенге шартларга туры китереп бу мирасны торгызабыз”, - дип, Болгар Ислам академиясенең асылын билгеләгән иде.

Татарларда дин галимнәренең нинди көчле булганлыгы хакында бу елның ноябрь аенда “Ярдәм” мәчетендә рухи остазларны искә алуга багышланган чарада да сөйләшкән, фикерләшкән иделәр. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин ул чакта бүгенге көндә вәзгыятьнең ничегрәк торуы хакында бик тәфсилләп аңлатып биргән иде. “Менә чит илдән укып кайтучылардан “Безнең татар халкының галимнәре, китаплары, белемнәре юк. Менә без гарәп илләрендә укып кайттык” дигәнне ишетергә туры килә. Ә бит безнең тарихыбыз бик бай, галимнәребез бик күп булган”, - дип, үзенә кадәр чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләрен китерде. “Әмма без гаепле түгел, гарәп илләрендә диннән, дини укулардан беркайчан да диннән өзелмәделәр. Кызганычка каршы, Россиядә, яшәгән җирләребездә дин галимнәреннән, дини белемнәрдән 70-80 елга өзелеп тордык. Мөфти хәзрәтләре әйткәнчә, безгә яңадан галимнәрнең исемнәрен, китапларны кайтарырга кирәк. Алар татар халкының горурлыгы булырга тиеш”, - диде Габдулла хәзрәт.

Камил хәзрәт Сәмигуллин. Фотосурәт: Данис Касимов

Казан басмалары бөтен ислам голәмәләре кулъязмаларыннан өстенрәк

Ә Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин галимнәренең нинди булганлыгы турында бик тәфсилләп сөйләде ул вакытта. “Татар дин галимнәре дәлилләр белән һәр сорауны аңлатып биргән. Ислам диненең барлык фәннәре буенча да китаплар язылган. Башка халыкларда, милләтләрдә андый байлык юк”, - диде ул. Менә күрәсезме: ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар дин галимнәрен кыйммәтле мирас дип атаса, мөфти хәзрәтләре байлык, ди. Ничек аталса да, алар үз асылын югалтмый билгеле.

“Пакыстанда яшәүче бер китап авторы белән сөйләштек. Ул үзенең китабында Мәрҗани тәфсире хакында яза, - дип, дәвам итте сүзен Камил хәзрәт. - Без: "Мәрҗани хәзрәтләренең андый тәфсире юк бит", - дип, аптырап сорадык. Ул: “Минем китапханәдә Баһаутдин Мәрҗани тәфсире кулъязма буларак саклана, гарәп телендә”, - диде . Ә без Мәрҗанинең әтисенең китапларын белмибез дә. Аны барып алырга, үзебездә дә бастырырга кирәк. Госман халифәте галиме Мөхәммәд Зәлих Кәүсәри үзенең китабында: “Мәрҗани китабыннан да көчлерәк китап күрмәдем. Казан басмалары бөтен ислам голәмәләре кулъязмаларыннан өстенрәк”, - дип язган. Бабаларыбыз шундый галим булганнар, хатасыз да язганнар.

Чиставиның китабын Дагыстаннан кулъязма буларак алып кайттык. Ул Дагыстанның беренче мөфтиен укыткан. Бездә, тәсауф өйрәнеп, Дагыстанда сабаклар биргән. Зәйнулла Рәсүлев 1908 елда Сәйфулла Кадыйга тәрикать юлын тапшыра, иҗазәт белән бергә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең чапанын да тапшыра. Хәзерге вакытта ул чапан Дагыстанда саклана, без аны бер мәртәбә күрдек. Ул чапан әманәт итеп бирелгән. Зәйнулла хәзрәт, аны биргәндә: “Бу әманәтебезне 100 елга гына бирәбез”, - дигән. Мин моны 100 елдан соң шундый кеше татарлардан да чыгар һәм чапанны безгә кайтарачак, дип аңлыйм. Зәйнулла Рәсүлев 1917 елда мәрхүм булган. Бер елдан соң йөз ел тула. Кайда соң безнең галимнәребез?! Бабаларыбыз кебек көчле, олы галимнәр үсеп чыгарга язсын дип телик”, - дигән теләкләрен җиткергән иде.

Догада да, эштә дә – Болгар Ислам академиясе

Татар дин галимнәрен әзерләү, Болгар Ислам академиясен эшләтеп җибәрү теләге шулкадәр зур ки, Болгарда ялларда уздырылган Мәүлид бәйрәме башланган вакытта Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин кылган догадан да калмады ул. Габделхәмит хәзрәт шушы җирлектәге Ислам академиясе төзелеше мөбарәк эшләрдән булсын, академия бөтен мөселманнарны берләштерсен, дип, дога кылды. “Бөтенроссия мөселманнары, мөфтиләре шушы исламның төп учагы – үзәк ислам хидаять, нигъмәте булып, үзебезгә шушыннан мәхәббәт табып, ахирәткә алып барырлык зур хәзинәләребез булса иде, Йә Раббым”, - диде ул.

Төркия Дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман Коръән укый, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дога кыла. Фотосурәт: Римма Гатина

Ә Минтимер Шәймиев бәйрәмдә ясаган чыгышында да, журналистлар белән аралашканда да хәзерге вакытта Болгар Ислам академиясен оештыру эшләре белән таныштырды. Ак мәчет белән Болгар Ислам академиясе тулы бер комплекс булачак. “Әле менә төзеп бетергәч күрерсез. Бик матур булачак. Аны күз алдына китерүе дә җиңел түгелдер. Табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Мондый урынны дөньяда ныклап эзләсәң дә, табып булмастыр, мөгаен. Мондагы бөтен эш, Аллаһы Тәгалә Үзе күрсәткән кебек, бик җиңел эшләнә”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. (Киләсе елда Мәүлид бәйрәмен бу комплекста уздыру ниятләнә).

М.Шәймиев, Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең соңгы елларда бик матур итеп уздырылуын билгеләп үтеп, "Ак мәчет"кә җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, исәнлек-саулык теләде. "Алдагы елларда да бу бәйрәмне матур итеп уздырырга язсын" дигән теләктә калды.

Болгар Ислам академиясендә тиешле белем бирелергә тиеш – Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе "Ак мәчет"тә узган утырышта Болгар ислам академиясенә кагылышлы бик мөһим карарлар кабул ителгәнен билгеләп узды. "Уртак фикердә булып, матур гына эшләп, Аллаһны шатландырсак, шушы җирлектә иң зур максатка ирештек дип саный алыр идек", - диде ул. Минтимер Шәймиев киләсе елда уку һәм яшәү өчен бөтен шартлары тудырылган Болгар ислам академиясе эшли башларга тиешлеген әйтте. Аның сүзләренчә, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тырышлыгы белән шушы эшкә тотынылган. Алар, бергәләп шушы эшне оештырып җибәргәнлектән, академиягә нигез салучылар булып санала.

Минтимер Шәймиев. Фотосурәт: dumrt.ru

“Шушындагы (академияне гамәлгә куючы мөфтиятләргә караган дип аңларга кирәк – ред.) имамнарыбыз белән киңәшләшеп эш итәргә тиеш булабыз. Без тиешле белем бирергә тиешбез”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. Тиешле белем, дигәндә, Болгар Ислам академиясенең нинди белгечләр әзерләргә бурычлы икәнлеген без алдарак карап киткән идек инде. Россия һәм республика җитәкчелеге күрергә теләгән белгечләрне ничек әзерләргә җыенулары турында Мәүлид кысаларында мәгълүмат бирелмәде диярлек. “Бизнес-онлайн” эшлекле газетасы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта төзелеш алып бару белән беррәттән, уку-укыту программалары да эшләнә. РИИ ректоры, әлеге проектның кураторы Рәфыйк Мөхәммәтшин биргән мәгълүмат буенча, бакалавриат программасы (икееллык, өчъелллык), докторлык программалары ел ахырына кадәр формалашып бетәргә тиеш. Татарның күренекле дин галимнәрен конкрет кемнәр әзерләячәк дигән сорау да әлегә ачык килеш кала.

Минтимер Шәймиев Болгардагы Мәүлид вакытында “шәхесләрне эзләргә” күрсәтмә бирде инде үзе. “...Бер үк вакытта (без сентябрьдә эшне башлап җибәрергә җыенабыз бит инде) академияне гамәлгә куючылар белән берлектә укытучыларны сайлап алырга кирәк. Барысы да килешенеп эшләнергә тиеш. Академия уставына үзгәрешләр дә кертергә кирәк, дин галимнәрен табарга кирәк”, - диде ул.

Шул ук “Бизнес-онлайн” эшлекле газетасы бу мәсьәләгә ноябрь ахырында бераз гына ачыклык керткән иде. Газета Гыйракта туып-үскән, Иорданиядәге университет профессоры Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъдинең, Болгарга күченеп, киләсе елның сентябреннән академия укытучылары рәтендә булуы көтелүе турында хәбәр итте. Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди - Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) нәселенең 41 нче буын вәкиле. Быел Болгарда узган чараларда, шул исәптән Мәүлид бәйрәмендә аны Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин янәшәсендә күрергә була иде.

Тәлгат Таҗетдин белән Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди Болгар ислам академиясенең нигез ташын салу вакытында. Фотосурәт: dumrt.ru

Күпләрдә, шәхсән минем үземдә дә: “Бу академиядә кемнәр белем алачак? Анда укырга кабул итү нинди шартларда узачак?” дигән сораулар туа. Мәүлид вакытында ТР Дәүләт Киңәшчесе: “Бөтен Россия буенча имамнарны табу һәм алар белән эшләү зарур. Мәдрәсәдә, институтта укучы талантлы егетләр бар. Менә шулардан сайлап алырга кирәк”, – дип, эшнең дөньякүләм таралган тәҗрибәне исәпкә алып башкарылырга тиешлеген билгеләп үтте.

РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, яңа ел бәйрәмнәреннән соң абитуриентларны ачыклау һәм аларны академия ачылачак сентябрь аена әзерләү буенча эш күбрәк алып барылачак. Абитуриентларның белем дәрәҗәсен һәм гарәп телен ни дәрәҗәдә белүләрен карарга кирәк булачак.

“Абитуриентлар кемнәр булачак?” дигән сорауга әле төгәл җавап бирергә иртәрәк тә кебек. “Бу безнең укытучылар итеп кемнәрне чакыруыбызга, безнең кайсы күренекле шәехләр белән эшләвебезгә бәйле. Без Кавказ, Мәскәү, Уфадагы уку йортлары белән эш алып барачакбыз. Бу безгә кайсы программаларның кызыклы булачагын ачыклау өчен зарур. Шушы кызыклы, җәлеп итәргә сәләтле программаларга мөселман дөньясында танылган укытучыларны табарга кирәк. Шул чакта гына Болгарга кем укырга киләчәген әйтеп булачак”, - дигән РИИ ректоры, конкрет программалар белән эшләү зарурлыгын ассызыклап.

Безнең дин галимнәре хезмәтләрен өйрәнер өчен, татар телен бик яхшы белергә кирәк

“Болгар Ислам академиясендә укыту нинди телдә алып барылачак?” дигән сорау куеп, Рәфыйк Мөхәммәтшинның матбугатта дөнья күргән язмаларына мөрәҗәгать итәбез. “Укыту алып барылачак телләргә килгәндә, шуны әйтергә була: инкыйлабка кадәрге дини мирас нигездә татар телендә. Әмма күпләр гарәп телендә язган. Шуңа күрә эшләгәндә кирәк булачак тел – ул гарәп теле. XX гасыр башыннан алып барлык чыганаклар да татар телендә булган. Татар телен бер дә белмәгән кешегә өйрәтелүе икеле инде, әлбәттә. Әмма булачак магистрлар һәм докторлар өчен татар телен белү мөһим. Чөнки алар үз эшләрен, нигездә, Россия дин галимнәре эшләре буенча язарга тиеш булачак.

РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Фотосурәт: dumrt.ru

Укыту гарәп телендә генә алып барылмастыр. Әмма беренче елларда төп укытучылар гарәпләр булачак. Эш теле итеп гарәп һәм рус телләре каралырга тиеш.

Татар телен белүне без бакалавриат дәрәҗәсендә хәл итәргә тиеш. Укучылар татар телен белергә тиеш. Магистрлык, докторлык программаларын тыңлаучылар өчен татар теле корал булырга тиеш. Ягъни алар, татар телен белгәч, чыганаклар белән таныша алачак һәм диссертация язарга әзер булачак. Тел мәсьәләсе бик мөһим. Безнең дин галимнәре хезмәтләрен өйрәнер өчен, татар телен яхшы белергә кирәк. Ә дин галимнәре фикер-карашлары бөтенләй дә өйрәнелмәгән диярлек”, - дигән РИИ ректоры.

Һәр имам Мөхәммәд (с.г.в.) урынындагы кеше кебек булырга тиеш. Аның өчен зур гыйлем кирәк

"Безгә хак динебезне халыкка дөрес итеп җиткерә алырдай имамнар, чын галимнәр кирәк, - диде Мәүлид вакытында Россиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, көн темасын дәвам итеп. Ай саен дистәләгән мәчетләр ачыла. Имамнарыбыз 75 белән 90 яшь арасында. Башкортстанда ике мәчеттә 100 яшькә җиткән имамнар да бар. 5-6 ел эчендә бу имамнар үлеп бетсә, бу мәчетләргә кем килер? Әгәр дә болай гына, хезмәт хакына гына эшләргә киләм, шунда гомер кичерәм ди икән, андый кирәк түгел. Бүтән эшләр дә бар: хосусый оешмалар, ферма ачсыннар, шунда эшләсеннәр”, - дип, күрсәтмә бирде баш мөфти.

Аның сүзләренчә, монда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә кирәк. "Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын өммәте булырлык кешеләр кирәк безгә. Аның өчен зур-зур гыйлемнәр кирәк, күңелендә ихласлылык булсын. Милләтне дә, телне дә аермасын. Бердәмлек-татулыкның, бер-беребезнең кадерен белергә кирәк. Әгәр таркау булсак, арабызда бердәмлек булмый. Ихласлылык, тәүфыйклылык, илгә бәрәкәт булсын”, - диде Т.Таҗетдин.

Гыйракта туып-үскән, Иорданиядәге университет профессоры Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди - Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) нәселенең 41 нче буын вәкиленең Болгар Ислам академиясе укытучылары рәтендә булачагын исәпкә алганда, зур-зур гыйлемнәргә ия чын галимнәрне әзерләүдә авырлык булмастыр, дип уйларга кирәк.

Болгар академиясе төзелеше. Фотосурәт: События

Ә зур-зур гыйлемнәр бирәчәк Болгар Ислам академиясе комплексын киләсе елда вакытында кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Анда укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә барлык шартлар тудырыла. Әле эшлисе эшләр байтак. Минтимер Шәймиев сүзләреннән шуларның берсе Болгар Ислам академиясенә ректор билгеләү белән бәйле дип аңлашылды. Яңа сайланган Болгар Ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков ректор билгеләүдә төп рольне уйнаячак.

Шәҗәрә дә бар, тәҗрибә дә

Минтимер Шәймиев Болгардагы Мәүлид вакытында Камил Шамил улының 2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң – Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итүен зур тәҗрибә дигән иде. Камил Исхаков Россиянең даими вәкиле булып 2008 елның 14 июленнән 2011 елның 6 сентябренә кадәр эшли. К.Исхаковның Болгар Ислам академиясе белән бәйле вазыйфага шул зур тәҗрибәне күздә тотып билгеләнүе дә бәхәссез. Чөнки академияне оештыру белән бәйле эшләрнең очы-кырые күренми. Монда К.Исхаковның мөселман илләре белән эшләү тәҗрибәсе бик тә, бик тә кирәк.

Камил Исхаковның ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнгән көннәрдә хезмәттәшем архивыннан Исхаковларның шәрәҗәсенә кагылышлы бәяләмә-документның күчермәсен табып алып килде. Әлеге бәяләмә-документ ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан 2008 елның 30 июлендә теркәлгән. Документны ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать ядкәрлеге директоры, тарих фәннәре кандидаты Р.Р.Хәйретдинов һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Р.Р.Салихов имзалаган.

Бу документта ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Исхаков нәселе тарихына кагылышлы архив һәм библиографик тикшеренүләр үткәреп, түбәндәге нәтиҗәгә килгәнлеге турында хәбәр ителә.

Камил Исхаковның шәҗәрәсенә кагылышлы бәяләмә-документ

Исхаковларның нәсел башы XVII гасырның атаклы Байки (Майки) бигә барып тоташа. Чыганакларда бу атаклы шәхес Чыңгызханның якын көрәштәше булуы әйтелә, әлеге нәсел агачының берничә версиясе бар. Генеологик материалларны анализлау һәм чагыштыру Камил Шамил улы Исхаковның бабасының әнисе ягыннан Исхаковлар шәҗәрәсен төзергә мөмкинлек биргән. Камил Шамил улы Исхаковның бабасы - мөселман дин әһеле Абдулла бин Ибраһим бин Исхак бин Ишимьяр.

Нәселнең төп линиясе менә болай килеп чыга: Камил – Шамил – Абдулла – Бибисәйдә – Мәргубә – Сәлимҗан – Шәмсетдин – Хисаметдин – Габделхәмит – Динмөхәммәт – Шигай – Мөхәммәт – Акман – Илкәй – Дуллаҗан – Әюб шәех – Хуҗа шәех – Юллык (Якуб?) шәех – Рамазан – Нурыш би – Байки (Майки) би.

Байки би Уйшин кабиләсенең башлыгы була. Ул татар, казах, каракалпак һәм башка төрки халыкларның этник тарихында якты эз калдырган шәхес. Ул Чыңгыз ханның көрәштәше булган, Җучи хан гвардиясе белән җитәкчелек иткән, Батый ханга хезмәт иткән. Моны XIII гасырда күренекле тарихчы Рашидетдинның “Җамиг әт-таварих” кулъязмасы раслый.

Байки бинең дәвамчылары Казан ханлыгының югары катлавына кергән, морзалар булган. Юллык (Якуб?) шәех, Хуҗа шәех, Әюб шәех урта гасыр дәүләтенең дини элитасын тәшкил иткәннәр. Алар зур дин белгечләре, дини фәннәрдән белем бирүчеләр буларак танылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Байки бинең күпсанлы дәвамчылары арасында зур дин белгече, дин эшлеклесе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдин дә һәм дөньякүләм танылган композитор Софья Әсгат кызы Гобәйдуллина да бар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил Шамил улы Исхаковның бабалары башка туганнары ягыннан да берничә буын дәвамында имамнар, мөдәррисләр булган. Алар Татарстанда зур авыл мәхәлләләрен (берләшмәләрен) җитәкләгән. Россия мөселманнары арасында динне таратуга, Ислам мәгарифе һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, дип хәбәр ителә документта.

Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунаклар өчен “Казан басмасы”ннан да затлырак бүләк юк – Камил Исхаков

2005 елда – Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә - Казанның ул чактагы мэры Камил Исхаковның Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунакларга “Казан басмасы”ның 1803 елда бастырылган репринт басмасын бүләк итү идеясе барлыгы билгеле булды. Ул чакта Камил Исхаков “Интертат.ру” электрон газетасына биргән эксклюзив интервьюсында Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге саклагычында нәкъ 1803 елда чыккан “Казан басмасы”на тап булуын, аның тарихын өйрәнүен, Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунаклар өчен “Казан басмасы”ннан да затлырак бүләк булмавын әйткән иде.

Колшәриф мәчете ачылышы. Фотосурәт: ansar.ru

“Бу китап турында ислам дөньясында типография ысулы белән басылган беренче Коръән ул, диләр. Без Коръәннең моңа кадәр Санкт-Петербургта, Парижда, Берлинда басылуын беләбез. Ягъни 1803 елгы “Казан басмасы” беренче типографик басма түгел. Әмма шул ук вакытта алдагы басмаларның, бүләк буларак, кечерәк тиражлар белән басылуын танырга кирәк. Казанда чыккан басма ислам дөньясы тарафыннан танылган. Шулай итеп, ул таралган, бик күп тапкыр дөнья күргән. Аның икенче, өченче тиражын да мөселманнар көтеп алган. Сигез ел элек Минтимер Шәриповичның (Татарстанның беренче Президенты) инаугурациясендә аңа кыйммәтле бүләк – икенче тираждагы Коръән бүләк ителде”, - дип, горурланып сөйләгән иде Камил Исхаков 2005 елда.

Билгеле булганча, “Казан басмасы” - ул бренд, бай мирасыбызның бер өлеше. “Казан басмасы” беренче тапкыр 1787 елда Санкт-Петербургта басыла. Шунысы кызыклы: патшабикә Екатерина II "Мәрҗани” мәчетен төзергә рөхсәт биргән вакытта Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итүгә рөхсәт кәгазенә дә кул куя. 1787 елда Санкт-Петербургта Изге китап җыелма хәрефләр бастырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтли. Унсигезенче гасырда “Казан басмасы” тагын берничә тапкыр басылып чыга. Соңрак император Павел I Казанга гарәп хәрефләре белән типография ачарга рөхсәт бирә. 1800 елның 20 октябрендә типография “Азия” атамасы белән Казанга кайта, Казан гимназиясендәге типографиягә хәзрәт әзерләгән хәрефләр күчерелә.

Мин Ислам конференциясе оешмасында бөтен Россияне, андагы оешмаларны, халыкны күрсәтәм – Камил Исхаков

Камил Исхаков 2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң – Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итте. Ул, Җиддәдәге эшчәнлеген башлап җибәрер алдыннан, 2008 елның 5 сентябрендә Казанда мөфти Госман хәзрәт Исхаков белән очрашкан иде.

Рамазан аенда юлының иң элек Казан шәһәренә төшүенең сәбәбен К.Исхаков: “Туган җиремнең фатихасын алырга кайттым. Монда булмыйча, мин Россиянең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы даими вәкиле эшчәнлеген башлап җибәрә алмыйм”, - дип аңлатты. Ул, Җиддә шәһәренә киткәнче, Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән дә очрашкан иде.

Очрашу вакытында Госман хәзрәт Исхаков Камил Исхаковның Россиянең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы вәкиле булуын “мөселманнар, бөтен татар халкы өчен зур горурлык” дип билгеләп үтте. “Минемчә, Россиядәге Ислам хакында дөрес мәгълүматлар бирү – бик зур шатлык. Моңарчы без Исламда булмаган кешеләр белән эш итәргә мәҗбүр идек ”, - дип әйтте мөфти.

. Камил Исхаков Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле сыйфатында Казанда утырышта. (2009 ел) Фотосурәт: kp.ru

Камил Исхаков, үзенең яңа вазифасына керешүенә шатлануын белдереп, бөтен тамырлары Ислам белән бәйле икәнлеген билгеләп үтте (бу хакта аның шәҗәрәсе, Казанның 1000 еллыгына әзерләнгәндә алып барган эшләре сөйли). “Мин Ислам конференциясе оешмасында бөтен Россияне, андагы оешмаларны, халыкны күрсәтәм”, - диде ул. Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасының ул чактагы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы белән дә Истанбул шәһәрендә очрашып сөйләшкән иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил Исхаков Россияне Көнчыгышта танытучы бердәнбер татар булмый. Әле патша Россиясе вакытында - 1892 елда Җиддәдә илнең консуллыгы ачыла. Анда иң беренче кеше булып татар кешесе килә. 1926 елда Советлар Берлеге анда үз консуллыгын ача һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра башлый. Андагы беренче татар кешесе Кәрим Хәкимов була.

“Без 2005 елның декабрендә Мәккәдә Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр башлыкларының гадәттән тыш саммитында катнаштык. Без анда Госман хәзрәт белән бергә Россия делегациясе составында булдык. Ул чакта безнең сәфәребез уңышлы узды. Без тагын бер кат Россиянең бәйләнештә булырга теләвен расладык. Нәкъ шул вакытта безнең ил, мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан, чит илдә аерым оешма – Россия Федерациясенең ИКО карамагындагы даими вәкиллеген оештырырга кирәк дигән фикергә килдек. Чөнки зур игътибар алга таба тормышның барлык өлкәләрендәге элемтәләрне ныгытуга бирелә. Ислам конференциясе оешмасы гел үсә һәм көч җыя, эшен камилләштерә. Аның Берләшкән милләтләр оешмасы каршында, Нью-Йоркта һәм Женевада вәкиллекләре бар, тиздән Брюссельдә вәкиллеге ачыла. Әлеге оешманың 12 илдә 33 бүлекчәсе эшли. Моңа Ислам үсеш банкы, ИРСИКА үзәге һәм башка җитди оешмалар керә. Минем бурычым аларның бөтенесе белән тагын да ныграк, тагын да җитдирәк элемтәләр булдыру”, - дип аңлатып үткән иде К.Исхаков. Мөселман илләре белән эшләү тәҗрибәсенең бүген никадәр кирәк булуы бәхәссез.

Язманы Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе