Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан

Ирле-хатынлы Куроки Япония авылларындагы әлеге фермага 1956 елда өйләнешкәч тә килеп төпләнгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергән, бик бәхетле булган. Әмма аларны да хәсрәт читләтеп үтмәгән.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 17. Фото:vk.com/feed?w=wall15739095_663

Шикәр чире азып китеп, миссис Куроки көн яктысын күрүдән бөтенләй мәхрүм калган. Ул, бик нык төшенкелеккә бирелеп, өйләреннән чыкмый ята башлаган. Тормыш мәгънәсен югалткан.

Әмма яраткан ире бу хәл белән һич кенә килешә алмаган. Һәм үз йортларының ишегалдында меңләгән хуш исле чәчәкләр утыртырга карар кылган. Ул хатынының чәчәкләр хуш исен иснәп күңелен күтәрүен теләгән. Бу чәчәкләрнең хуш исе аның яраткан хатынын өйдән чыгарга һәм тормыштан тәм, ямь табып яшәргә этәргән. Мистер Курокиның бу гамәле чын мәхәббәтнең нинди зур көчкә ия икәнлеген күрсәтә!

"Кызыклы фактлар" төркеме


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе