«Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фондында «Поддержим друг друга» проектының курслары тәмамланды

5 сентябрь көнне «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фондында «Поддержим друг друга» проектының курслары тәмамланды. Курсларны ябу тантанасы Фондның тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова сүзләреннән башланды. Чара барышында төрле спорт ярышларында җиңгән курсларда катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

БӘЙЛЕ
2022 Сен 06

 

«Шуны билгеләп үтәсем килә, сез бу ике атна дәвамында яхшы эшләдегез, яхшы ял иттегез, көч тупладыгыз, яңа танышлар таптыгыз. Сезнең кәефегезнең яхшы булуын күрүгә бездә бик шатбыз, сез кызыксынып дәресләргә йөрдегез, спорт чараларында, мастер-классларда актив катнаштыгыз, экскурсияләргә бардыгыз. Сезнең хәтерегездә «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды белән бәйле бары тик якты хатирәләр генә калыр дип ышанам”, - дип нәтиҗә ясады Мәликә Гыйльметдинова.


Ике атна эчендә реабилитантлар Казанның төрле почмакларында булырга өлгерделәр: Казанның Яр буе, Казан кремле, Горький паркы, заманча Иннополис шәһәре һ.б

Бөтен реабилитантларга «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды исеменнән истәлекле бүләкләр бирелде.  Шулай ук реабилитация курслары вакытында ике реабилитантның туган көннәре узды, аларны да искә алып, бүләкләр тапшырылды.


 «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды реабилитантларга һәрвакыт шундый ачык йөзле, чиста күңелле булып калырга, зур үрләрне яуларга, үсәргә, мөмкин кадәр күбрәк җиңүләр һәм шундый могҗизалы бүләкләр яуларга тели!

 Ләйсән Сафина

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе