Егет юлдашсыз булмас...

Ышанычлы мәҗлес иминлеккә корылган. Хәдис

БӘЙЛЕ
2021 Окт 20

Ышанычлы мәҗлес иминлеккә корылган.
Хәдис


Сүзебез - гомерлек юлдашлар хакында. “Ярдәм” мәчетендә Алинә белән Маратның никах туе булды. Мондый мәҗлесне гомеремдә беренче күрүем. Егет ягы да, кыз ягы да туган-тумачага, кардәшләргә бай иде.

Бирегә Маратның дуслары ерак Себердән дә кайтканнар. Аларның да мондый манзараны тәүге тапкыр күрүләре икән. Әлеге мәҗлес татар халкы йолалары буенча алып барылды. Бирнәле сандык, бүләкләр, котлаулар олыракларны гына түгел, яшь җилкенчәкләрне дә тетрәндерде. Яңа төзелгән парларны тәбрикләү, чын күңелдән әйтелгән теләкләр һәр күңелне ихласландырды.

Бергәләп тормыш башлаучы Алинә белән Маратны Алинәнең укытучылары да котлады. Алинә Булатованы мөнәҗәтләр башкаручы моң иясе буларак та белә халкыбыз. Тыйнак, акыллы кызыбыз Алинәгә һәм Маратка без дә бәхет, сәгадәт телибез.

Буа якларында туган, хикмәтле гаиләдә тәрбияләнгән Алинәнең әнисенә – Динә Габдулла кызына һәм Маратның әнисенә олы рәхмәт хисләре яңгырады. Бу вакытта зал чәчәкләргә күмелде. Ике ананың да бәхете мәңгелек булсын иде, дидек.

Хикмәтле тамада Гамил Нур кичәне мәңге истә калырлык һәм сагынырлык итеп үткәрде. Бер ак калфаклы туташыбыз кич буена мираси татар халык җырларын башкарып, күңелләребезне иләсләндерде. Табынга пар бәлешләр, чәчәкләр куелган. Мәҗлестәгеләр пар каздан да авыз итте.

Раббым, яшь парларга тәүфыйк, һидәят, шәфкать-миһербан һәм хәерле, бәрәкәтле гомер бирсәнә, дип телибез.

Әйе, аккоштай нәзберек Алинәбез Мәскәүдән килгән Маратка юлдаш булырга китте. Ә без аны олы юлга озатып калдык.

Яхшы тамада һәм профессиональ белгеч булып танылган Гамил Нур. Ул очрашуларны тәртипле, кызыклы итеп алып бара.. https://vk.com/gamilnur
 

Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе