Казанның экс-мэры К.Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк

“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы Камил Исхаков тормышындагы Ислам белән бәйле кызыклы фактларны барлады.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 28. Фото:Ансар.ру

Камил Исхаков Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу хактагы боерыкнамәне агымдагы елның 26 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Камил Исхаков Болгар ислам академиясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Татарстан Президенты "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу турында" Указга 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган иде.

Мәгълүм булганча, Камил Исхаков 1989-2005 елларда Казан шәһәре башлыгы булып эшләде. Аннан соң 2007 елга кадәр Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле булып, 2008 елда – Россиянең Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягы буенча төбәк үсеше миинистры урынбасары булып эшләде.

2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң – Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итте.

Камил Исхаков Казанның мөселман җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша, “Казан нуры” мәчете мәхәлләсе советы рәисе булып тора, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Ә “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы Камил Исхаков тормышындагы Ислам белән бәйле кызыклы фактларны барлады.

Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунаклар өчен “Казан басмасы”ннан да затлырак бүләк юк – Камил Исхаков

2005 елда – Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә - Казанның ул чактагы мэры Камил Исхаковның Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунакларга “Казан басмасы”ның 1803 елда бастырылган репринт басмасын бүләк итү идеясе барлыгы билгеле булды. Ул чакта Камил Исхаков “Интертат.ру” электрон газетасына биргән эксклюзив интервьюсында Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге саклагычында нәкъ 1803 елда чыккан “Казан басмасы”на тап булуын, аның тарихын өйрәнүен, Колшәриф мәчете ачылышына килгән мәртәбәле кунаклар өчен “Казан басмасы”ннан да затлырак бүләк булмавын әйткән иде.

“Бу китап турында ислам дөньясында типография ысулы белән басылган беренче Коръән ул, диләр. Без Коръәннең моңа кадәр Санкт-Петербургта, Парижда, Берлинда басылуын беләбез. Ягъни 1803 елгы “Казан басмасы” беренче типографик басма түгел. Әмма шул ук вакытта алдагы басмаларның, бүләк буларак, кечерәк тиражлар белән басылуын танырга кирәк. Казанда чыккан басма ислам дөньясы тарафыннан танылган. Шулай итеп, ул таралган, бик күп тапкыр дөнья күргән. Аның икенче, өченче тиражын да мөселманнар көтеп алган. Сигез ел элек Минтимер Шәриповичның (Татарстанның беренче Президенты) инаугурациясендә аңа кыйммәтле бүләк – икенче тираждагы Коръән бүләк ителде”, - дип, горурланып сөйләгән иде Камил Исхаков 2005 елда.

Билгеле булганча, “Казан басмасы” - ул бренд, бай мирасыбызның бер өлеше. “Казан басмасы” беренче тапкыр 1787 елда Санкт-Петербургта басыла. Шунысы кызыклы: патшабикә Екатерина II "Мәрҗани” мәчетен төзергә рөхсәт биргән вакытта Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итүгә рөхсәт кәгазенә дә кул куя. 1787 елда Санкт- Петербургта Изге китап җыелма хәрефләр бастырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль хәзрәт сурәтли. Унсигезенче гасырда “Казан басмасы” тагын берничә тапкыр басылып чыга. Соңрак император Павел I Казанга гарәп хәрефләре белән типография ачарга рөхсәт бирә. 1800 елның 20 октябрендә типография “Азия” атамасы белән Казанга кайта, Казан гимназиясендәге типографиягә хәзрәт әзерләгән хәрефләр күчерелә.

Мин Ислам конференциясе оешмасында бөтен Россияне, андагы оешмаларны, халыкны күрсәтәм – Камил Исхаков

Камил Исхаков 2008-2011 елларда Җиддәдә “Ислам конференциясе” оешмасында Россиянең даими вәкиле (2011 елдан соң – Ислам хезмәттәшлек оешмасы) булып хезмәт итте. Ул, Җиддәдәге эшчәнлеген башлап җибәрер алдыннан, 2008 елның 5 сентябрендә Казанда мөфти Госман хәзрәт Исхаков белән очрашкан иде.

Рамазан аенда юлының иң элек Казан шәһәренә төшүенең сәбәбен К.Исхаков: “Туган җиремнең фатихасын алырга кайттым. Монда булмыйча, мин Россиянең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы даими вәкиле эшчәнлеген башлап җибәрә алмыйм”, - дип аңлатты. Ул, Җиддә шәһәренә киткәнче, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән дә очрашкан иде.

Очрашу вакытында Госман хәзрәт Исхаков Камил Исхаковның Россиянең Ислам конференциясе оешмасы карамагындагы вәкиле булуын “мөселманнар, бөтен татар халкы өчен зур горурлык” дип билгеләп үткән иде. “Минемчә, Россиядәге Ислам хакында дөрес мәгълүматлар бирү – бу бик зур шатлык. Моңарчы без Исламда булмаган кешеләр белән эш итәргә мәҗбүр идек. Хаҗ кылу вакытларында илчелек һәм консуллыкның җитәрлек ярдәме булмаса, без сезгә дә мөрәҗәгать итәрбез дип торабыз”, - дип әйтеп үтте мөфти.

Камил Исхаков, үзенең яңа вазифасына керешүенә шатлануын белдереп, бөтен тамырлары Ислам белән бәйле икәнлеген билгеләп үтте. “Мин Ислам конференциясе оешмасында бөтен Россияне, андагы оешмаларны, халыкны күрсәтәм”, - диде ул. Камил Исхаков Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы белән дә Истанбул шәһәрендә очрашып сөйләшкән иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил Исхаков Россияне Көнчыгышта танытучы бердәнбер татар түгел. Әле патша Россиясе вакытында - 1892 елда Җиддәдә илнең консуллыгы ачыла. Анда иң беренче кеше булып татар кешесе килә. 1926 елда Советлар Берлеге анда үз консуллыгын ача һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра башлый. Андагы беренче татар кешесе Кәрим Хәкимов була.

Камил Исхаков сүзләренчә, Россиянең инде күптәннән Ислам конференциясе оешмасы белән элемтәләрне ныгыту теләге булган. “Бу нисбәттән конкрет адымнарны Президент Владимир Владимирович Путин ясады”, - дип билгеләп үтте Камил Исхаков. Билгеле булганча, В.Путин 2003 елның апрелендә Малайзиядә Ислам конференциясе оешмасына (ИКО) кергән илләр башлыклары саммитында чыгыш ясаганнан соң, Россиягә барысы башка төрле карый башлый. 2004 елның апрелендә исә Россия Федерациясе ИКОга керү өчен гариза бирә. 2005 елның июлендә узган саммитта Россия, күзәтүче буларак, әлеге оешмага кабул ителә. “Бездән соң әлеге оешмада күзәтүчеләр институты җитдирәк формалаша башлады”, - дип белдерде К.Исхаков.

“Без 2005 елның декабрендә Мәккәдә Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр башлыкларының гадәттән тыш саммитында катнаштык. Без анда Госман хәзрәт белән бергә Россия делегациясе составында булдык. Ул чакта безнең сәфәребез уңышлы узды. Без тагын бер кат Россиянең бәйләнештә булырга теләвен расладык. Нәкъ шул вакытта безнең ил, мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан, чит илдә аерым оешма – Россия Федерациясенең ИКО карамагындагы даими вәкиллеген оештырырга кирәк дигән фикергә килдек. Чөнки зур игътибар алга таба тормышның барлык өлкәләрендәге элемтәләрне ныгытуга бирелә. Ислам конференциясе оешмасы гел үсә һәм көч җыя, эшен камилләштерә. Аның Берләшкән милләтләр оешмасы каршында, Нью-Йоркта һәм Женевада вәкиллекләре бар, тиздән Брюссельдә вәкиллеге ачыла. Әлеге оешманың 12 илдә 33 бүлекчәсе эшли. Моңа Ислам үсеш банкы, ИРСИКА үзәге һәм башка җитди оешмалар керә. Минем бурычым аларның бөтенесе белән тагын да ныграк, тагын да җитдирәк элемтәләр булдыру”, - дип аңлатып үткән иде К.Исхаков.

Тарихи фактларны Римма Гатина барлады.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе