Кварталга бер тапкыр нәшер ителә торган альманах Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан котлау мөрәҗәгате белән ачыла. Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан журналда аерым бүлек урын алган. “Үрнәк затлар”, “Фән”, “Тарих”, “Әңгәмә”, “Нәсыйхәт”, “Әдәби сәхәфә” бүлекләрендә дә укучылар бай эчтәлекле мәкаләләр белән таныша алалар.
"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан мәчет имамнары өчен әзерләнә. Журнал, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган булса да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2014 елдан яңартып җибәрде. "Шура" журналы имамнар өчен ярдәмлек. Басмада җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар бастырыла. Шунысы әһәмиятле, альманах Татарстанның барлык мәчетләрендә дин тәгълиматы ягыннан тикшерелгән бердәй вәгазьләр укуны тәэмин итә. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.