Өммәт нәрсә укый?

Казан мөселманнары өчен 12 июньдәге Россия көне белем бәйрәменә әверелде. Дөрес, 1 сентябрьгә хәтле ерак әле. Белем бәйрәменең сәбәбе - Казанда

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

Казан мөселманнары өчен 12 июньдәге Россия көне белем бәйрәменә әверелде. Дөрес, 1 сентябрьгә хәтле ерак әле. Белем бәйрәменең сәбәбе - Казанда оештырылган III Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе.

Билгеле булганча, китап - белем чишмәсе. Бүгенге көндә мөселманнар ул чишмәдән файдаланамы? Ярминкәдә күргәннәрне сезгә дә ирештерәсем килә.

Мондый китап ярминкәсе инде өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2008 елда булды. Әмма элгәре ярминкәләрдә була алмадым, чөнки Казанда юк идем. Быел да вакыт кысан булуга да карамастан, ярминкәнең беренче көнендә үк, 10 июньдә, күргәзмзә-ярминкәгә юл тоттым. Бөтен  китапларны да карап чыгасы килде: мөселман нәшриятлары мөселманнарга нинди китаплар тәкъдим итәләр икән?

Китап ярминкәсе Казан мөхтәсибәтенең ярдәме белән оештырыла. Ул Казандагы «Мәрҗани» мәчете территориясендә урнашкан. Анда илебезнең иң зур нәшриятлары бастырган китапларҗ тәкъдим ителә. Китап ярминкәсенә керүгә үк, «Ансар» нәшриятенең рекламасы һәм китаплары күзгә ташланды. Китаплар барысы да матур итеп эшләнгән. Бу нәшриятта басылган Әбү Хәмид әл-Газалинең хезмәтләренә күзем төште. Әмма сатып алучылар бу тирәдә күренми. Баксаң, бәяләре югары икән. Әлбәттә, хәзер китап чыгару арзанга төшми. Бигрәк тә тәрҗемә итү зур чыгымнар сорый. Ләкин бер китапның 400-500 сум торуы, минемчә, кыйммәтрәк. Мөселманнар болай да аз укый, ә андый бәяләр сатып алучылар санын тагын да киметә.

Уң якта «Новый свет» һәм  «Сад» нәшриятларының китаплары урнаштырылган. Әлеге нәшриятлар төрек телендә чыккан китапларны тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Мин биредә яңа китаплар күрергә ниятләгән идем. Әмма барлык китаплар да диярлек инде күптән басылган булып чыкты. Бер генә китап игътибарымны җәлеп итте. Ул - Ирфан Илмазаның «Эволюция: фәнме яки идеологияме» дигән китабы. Мин бу китапны элегрәк тә күргән идем, ләкин сатып алырга мөмкинчелек булмады. Хәзер исә мин ул китапның бәхетле хуҗасы! Бик кызыклы китап. Анда сүз эволюция теориясенең ялганнары хакында бара.

Нәшриятнең Казандагывәкиле Гомәр Саматовның сүзләренә караганда, бу китапны Төркиядә күпләп алалар, ул хәтта йөзләрчә мең данә белән чыккан икән. Нигәдер, аны Россиядә бик аз алалар, дип гаҗәпләнде Гомәр әфәнде. Күрәсең, безнең өммәтне башка сораулар борчыйдыр. Казандагы мөселманнар, чыннан да, фәнни әдәбиятны әлегә үз итми шул.

Аның янында «Харун Яхъя» дип аталган нәшриятның китаплары урнашкан. Бу псевдоним бе41,74 Kbлән Аднан Октар исемле төрек язучысы иҗат итә. «Харун Яхъя» китапларын башта балалар әдәбияты дип тә уйларга мөмкин. Алар һәрвакыт артык чуар итеп бизәлгән була. Ләкин бу  китаплар киң таралган, алар мөселманнар арасында бик популяр. Әмма мин җитди китаплар җитди бизәлергә тиеш, дигән фикер яклы. Шуңа күрә, мин китапны тышкы кыяфәтенә карап бәялим.

Минем игътибарны җәлеп итүче тагын бер нәшрият – «Дилә». Чөнки анда Шамил Әләветдиновның китаплары чыга. Ул рус телендә сыйфатлы дини китаплар яза торган азсанлы кешеләрнең берсе. Әлеге китапларны, чыннан да, укырга кирәк. Ләкин монда да мин үзем өчен яңа китаплар тапмадым.

Яңа китапларның аз булуы – бу күргәзмә-ярминкәнең бердәнбер тискәре ягы. Хәер, бәлки, мин үзем игътибарлы булмаганмындыр. Вакытым да аз иде, шуңа күрә кайбер ншәриятларның басмаларына күз ташлап кына үттем.

Россия ислам университетының стенды да мине сөендермәде. Анда мин «Антология татарской богословской мысли» сериясендә чыккан китапларны күрергә теләгән идем. Тик нигәдер аларны сатуга куймаганнар. Аның каравы, гарәп телен өйрәтә торган бик калын дәреслек һәм берничә брошюра сатуда бар. Университетның ректоры Рафыйк Мөхәммәтшинның «Инфо Ислам» агентлыгына биргән әңгәмәсендә: «Татарлар, бигрәк тә яшьләр, рухи мирасны начар белә», - дип әйткән иде. Күргәзмә – аларны шушы мирас белән таныштыру өчен менә дигән форсат бит югыйсә.

Шулай ук, «Ярдәм» ислам милли фондының мөселман китапханәсе хакында да әйтеп үтәсем кмлә. Аның да китаплары ярминкәдә тәкъдим ителгән иде.Биредә Брайль буенча язылган һәм эре шрифт белән язылган китаплар сатыла. Шулай ук, аудиокитаплар, «Ислам info» газетасының аудиоверсиясе дә бар. Иң кызыгы, барлык продукцияләр дә сатып алучыларга бушлай бирелә.

Калган стендларда исә «Гарәпчә укырга өйрәнәбез», «Намаз уку тәртибе» кебек китаплар өстенлек итә. Ул китаплар Россиядә инде 20 еллап чыгарыла. Шул гомер эчендә аларның хәтта дизайны да үзгәртелмәгән. Хәер, безнең мөселманнар әлегә эволюция белән кызыксынмыйлар шул.

Искәндәр НӘБИУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе