Кадер кичәсе якынлаша

Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә. Быел ул 14 нче августтан 15 нче августка каршы кичкә туры килә. Бу кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк дип Коръән кәримнең 97 нче сурәсендә: “Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк. Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә”, — әйтелә.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 10
Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә. Быел ул 14 нче августтан 15 нче августка каршы кичкә туры килә.

Бу кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк дип Коръән кәримнең 97 нче сурәсендә: “Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк. Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә”, — әйтелә.

Кадер кичәсенең башка кичәләр арасыннан сайланып алынуының сәбәпләре турысында галимнәребезнең фикерләре күптер. Бу сурәдә кадер кичәсенең олуглыгын раслап, кадер кичәсе дигән сүз 3 мәртәбә искә алынган. Бу кичәнең дәрәҗәсе дөрестән дә олы, чөнки бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт с.г.в.не пәйгамбәр итеп сайлый. Җирдә ящәүче бар халык өчен олуг бәйрәм итәрдәй Коръән иңә башлау вакыты , 610 нчы елның Рамазан аеның соңгы (бәлки 27 нче кичәдер) кичәләренең берседер ул.

Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла. Фәрештәләрнең җиргә иңүләре Аллаһның бу кичәдә кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Гөнаһларның гафу ителүе, дога кылучыларның догалары кабул ителәчәге аңлашыла.

Кадер кичәсенең билгеләре: бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакъ тулы ай кебек чыгар
икән.

Кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамазан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хадистә белгертә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кадер кичәне Рамазан аеның сонгы ун кичәсе арасыннан эзләгез”, — дигән. Башка бер хадистә: Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез, дип әйтелгән. Пәйгамбәр (с.г.в.): “Кадер киче 27 нче яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр”, — дип әйткән.

Галимнәрнең кайберләре 97 нче сурәдә ул дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27 нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергәнчә, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә, бәйрәм көннәрендәге кебек, мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.

Республика мәчетләрендә бу нисбәттән 14 нче августтан 15 нче августка каршы кичтә төрле чаралар уза.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе