
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер мөэминнең икенче мөэмин каршында алты хакы бар». - диде, - «Әгәр кардәшеңне очратсаң, аңа сәләм бир. Әгәр кунакка чакырса, җавап бир. Нәсыйхәт сораса нәсыйхәт бир. Төчкереп Аллаһны мактаса, аңа рәхимлек телә. Авырса барып хәлен бел. Вафат булса, соңгы юлга озат».
Габдүллаһ ибн Гомәр пәйгамбәребездән (с.г.в.): “Исламда иң хәерле эш кайсы”, – дип сорагач, ул (с.г.в.): “Кешеләрне ризык белән сыйлау, танышыңа да, таныш түгелеңә дә сәләм бирү”, - дип җавап бирде.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) “Дөнья бетер алдыннан кешеләр танышлары белән генә күрешерләр”, - диде.
Чыннан да бүген сәләм таныш, кайсы вакытларда үзеңә кирәк булган кешеләргә генә бирелә.
Халык кайсы гына милләттән булмасын, кайсы гына телдә сөйләшмәсен, Ислам сәләме бар җирләрдә дә бер – әссәләмүгаләйкүм. Бу сәләм кешелек дөньясының атасы Адәм (г.с.) нән килә. Аллаһ аны юктан бар кылганнан соң, аңа: “Бар һәм фәрештәләргә сәләм бир, аларның сиңа булачак җавапларын тыңла, бу синең һәм нәселеңнең сәләме булыр”, - диде. Атабыз Адәм янәшәдә утырган фәрештәләргә: “әссәләмүгаләйкүм”, - дип әйтте, фәрештәләр: “әссәләмүгаләйкә вә рахмәтүллаһ”, -дип кайтардылар.
Әгәр дә сәләм тулысынча әйтелсә, тагын да хәерлерәк. Хәдистә килгәнчә: әссәләмүгаләйкүм дисәң 10, вә рахмәтүллаһи дип өстәсәң 20, әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ дип әйтсәң 30 савап аласың. Бу: “Сиңа Аллаһның сәламе, рахмәте һәм бәрәкәте булсын”, – дигән сүз.
Аллаһ Тәгалә сәлам бирүчегә сәламне тагы да арттырып кайтарырга боерды: “Әгәр сезне сәламләсәләр, аларга шуның мисалында яки тагын да арттырып кайтарыгыз.”
Бер-береңә сәлам бирү, кешеләрнең үзара мәхәббәт-дуслыкларын ныгыта, күңелләрен күтәрә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иман китермәссез”, - диде - Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз.”
Исламда сәламнең аерым рәвеше булган кебек, аерым тәртипләре дә каралган. Бераз гына шуларга тукталып китик.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Нәрсәдәдер утырып баручы – җәяүлене, җәяүле – утыручыны, аз җәмәгать – зур җәмәгатьне, кечкенә – өлкән кешене беренче сәламли”.
Хаклык һәм хикмәт иясе булган пәйгамбәребезнең бу сүзләренә колак салучы өлкәннәрнең да хакларын үти, тәкәбберлектән дә имин кала. Кайвакытта кеше берәр затлы машинага утыра да, элек дус булган җәяүле кардәшен танып та күрмәгәнгә салышып, сәлам дә бирми китә. Әлхәмдүлилләһ, исламда атта, машинада баручы беренче булып сәлам бирә һәм шуның белән үзен тәкәбберлектән саклый.
Сабыйларны да сәлам белән хөрмәтләргә кирәк. Сәлам, аларны тәрбияли һәм күңелләрен күтәрә,”-дигән. Сабыйлар яныннан үтеп барганда пәйгамбәребез аларга матур итеп сәлам биргән. Бервакыт, Әнәс ибн Мәлик тә урамда җыелып торган балаларга сәлам бирә һәм: “Аллаһның илчесе шулай эшли иде,”-дип әйтә.
Мөселман кешегә үз өенә кергәндә дә сәлам бирергә киңәш ителә. Аллаһ Коръәндә әйтте: Пәйгамбәребез с.г.в. Әнәс исемле сәхәбәсенә: “Әй, егет, гаиләңә кайтсаң сәлам бир. Үзеңә дә, йорт әһелләреңә дә бәрәкәт булыр”. - дип әйтә.
Безнең халыкта көненә бер мәртәбәдән дә артык күрешмәү гадәткә кергән. Бүген бер тапкыр күрештек инде – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Берегез кардәшен очратса, аңа сәлам бирсен”, - диде, “Әгәр дә таш, агач, яки стена сәбәпле аерылышып, соңыннан тагын очрашсалар, тагын сәлам бирешсеннәр”. Димәк, ислам дине безгә күрешкән саен, бер-беребезгә Аллаһның сәламен, иминлек теләргә киңәш итә.
“Сәлам бирергә саранланган кеше иң саран кеше”, - диде пәйгамбәребез (с.г.в.).
Мөселман кешеләргә очрашканда ничек сәлам бирсә, аерылышканда да сәлам бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Берәрегез кешеләр җыелып торган җиргә килсә, сәлам бирсен. Китәргә теләсә, сәламләсен. Икенче сәламнең беренчесеннән бер кимчелеге дә юк.”
Тел белән әйтелгән сәламне кул белән тулыландырырга була. Мәсәлән, ерактарак булган кешегә кул селкеп, янәшәңдәге кешенең кулын кысарга. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Ике мөселман күрешеп бер-берсенең кулларын кысканда, хушлашканчы аларның гонаһлары кичерелә”. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе кардәшләре белән күрешкәндә, аның йөзендә шатлык, кулы исә ефәктән дә йомшак булган.
Чит ирләр белән чит хатын-кызларгада кул бирешеп күрешергә ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Мин чит хатыннар белән кул бирешеп күрешмим”, - диде.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенең аңлатмасын дәвам итеп, бу хәдистә искә алынган бер мөселман кардәшнең икенче мөселман кардәше каршындагы икенче хакын карап китик.
Кем кунакка чакырылган икән, ул анда барырга тиеш, һәм бу хакта пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре билгеле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Әсирләрне азат итегез, (кунакка, мәҗлескә) чакыручыга җавап бирегез һәм авыруларны зиярат кылыгыз (хәллләрен белегез)”. (Бохари)
Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Әгәр дә берегез кунакка (мәҗлескә) чакырылса, анда барсын (булсын ул туй яки шуңа охшаш башка мәҗлес), ә кем дә кем чакырылган җиргә бармый икән, ул Аллаһка һәм Аның илчесенә каршы килде”. (Бохари, Мөслим)
Әгәр дә, мәҗлестә исертчек эчемлекләре, хәләл булмаган ризыклар, җан ияләренең сүрәтләре, музыкалар, ярым-шәрә хатын-кызлар һәм башка шундый хәрам вә гөнаһлар була торган булса, андый мәҗлескә бару тыела. Бу хакта пәйгамбәребездән (с.г.в.) хәдисләр билгеле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Аллаһка һәм Ахирәт Көненә иман китергән кеше исерткеч эчемлек булган табын артына утырмасын”. (Әхмәд)
Гали радыяллаһу ганһе әйтте: “Мин табын әзерләдем һәм пәйгамбәребезне (с.г.в.) чакырдым. Ул (с.г.в.) килгәч йортта җан ияләренең сурәтләрен күреп кирегә борылды. Мин аннан: “Әй Аллаһның илчесе! Минем әтием вә әнием синең өчен йолым булсын! Сине нәрсә кире борылырга мәҗбүр итте?” Ул (с.г.в.): “Бу йортта сурәтле чаршау бар. Дөреслектә, җан ияләренең сурәтләре булган йортка фәрештәләр кермиләр”, - диде. (Нәсәи)
Икенче бер хәдис-шәрифтә пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйтте: “Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше (үзе эчмәсә дә) хәмер булган табынга утырмасын” (Тирмизи).
Шушы хәдистән күренгәнчә, мөселман кешесенә хәмерле мәҗлесләрдә катнашырга ярамый.
Мөселман кешесе шәригатькә каршы килгән барча гамәлләрдән дә читләшергә тиеш. Бигерәк тә бу чарага бәйле кайбер нәрсәләрдән сак булырга кирәк, мәсәлән: ирләр белән хатын-кызлар бергә утыру; тамадалар яллау; музыка вә мәгънәсез җырлар җырлау; диварга сүрәтләр элү.
Мәҗлестән соң табын хуҗасына дога кылу хуплана. Габдуллаһ бин Бүсрдан риваять ителә, аның әтисе пәйгамбәребез (с.г.в.) өчен табын хәзерләп чакырды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) килде һәм мәҗлес беткәннән соң болай дип дога кылды: “Әллаһүммә бәрик ләһүм фи мә разәкътәһүм үәгьфир ләһүм үәръхәмһүм”. Тәрҗемәсе: “Әй Аллаһ! Син аларны ризыкландырган нәрсәләргә бәракәт бир, һәм аларны ярлыка вә аларга рәхимлек кыл”. (Мөслим, Әбү Дауыд)
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенең аңлатмасын дәвам итеп, бу хәдистә искә алынган бер мөселман кардәшнең икенче мөселман кардәше каршындагы өченче хакын карап китик.
Гарәп телендә һәм шушы хәдистә кулланылган “нәсыйхәт” сүзе бары тик “киңәш бирүне”не генә аңлатмый. Бу сүзне “саф һәм чиста булу” дип тә аңларга кирәк. Юкка гына гарәпләр “әз-зәһәбү ән-нәсых”, ягъни “саф, чиста алтын” димиләр. Чынлап та, ниндидер кешеләргә карата саф булу аларга ихлас, файдалы, дөрес киңәш биреп тору аша гына мөмкин.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Дин – нәсыйхәттер (чисталык, сафлык”. (Мөслим)
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Мөселман – мөселманның көзгесе», – дигән (Әбү Дауыд). Димәк, без бер-беребезне төзәтергә, хаталанудан сакларга тырышырга тиешбез. Шулай булгач, синең хатаңны күрсәтеп, сине төзәтергә, сине гөнаһтан сакланырга өйрәтүче кешегә рәхмәт кенә әйтергә кирәк.
Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өммәтен сыйфатлап әйтте: “Кешеләр өчен чыгарылган өммәтләрнең иң яхшысы сез булдыгыз. Яхшы гамәлләрне әмер итәсез, начар гамәлләрдән тыясыз һәм Аллаһка ышанасыз” (Әлү Гыймран сүрәсе, 110 аять)
Гомәр радыяаллаһу ганһе әйтте: «И кешеләр! Кем дә кем бу макталган өммәттән булырга теләсә, Аллаһы Тәгаләнең биредә әйтелгән шартларын үтәсен!»
Шулай ук Гомәр радыяллаһу ганһе әйтте: “Юктыр шул халыкта хәерлек, кайсы алар бер-берсенә нәсыйхәт кылмыйлар, һәм юктыр хәерлек шул каүмдә, кайсы алар нәсыйхәт кылучыларны яратмыйлар”.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенең аңлатмасын дәвам итеп, бу хәдистә искә алынган бер мөселман кардәшнең икенче мөселман кардәше каршындагы киләсе хакны карап китик.
Әгәр төчкерүче мөселман Аллаһны мактап: “Әлхәмдүлилләһ” (Аллаһка барлык мактауларыбыз), — дип әйтсә, аны ишетеп торган мөселман кардәшләр: “ЙәрхәмүкаЛлаһ” (Аллаһ сиңа рәхимле булсын), — дип әйтергә тиеш. Моңа җавап итеп төчкерүче: “ЙәһдикумуЛлаһ вә юслиху бәләкум” (Аллаһ Тәгалә сезгә хидәят бирсен вә эшләрегезне төзәтсен), — диеп җавап кайтара.
Әгәр төчкерүче Аллаһны мактамаса аңа җавап кайтарылмый. Әгәрдә төчкерүче Аллаһны мактауны онытса янәшәсендәге мөселманнар исенә төшерергә тиешләр.
Мөселман булмаганнар төчкергәндә: “ЙәһдикумуЛлаһ” (Аллаһ сезгә һидәят бирсен) диеп. Әйтү әдәплелек билгесе санала.
Динебез Ислам төчкерүне Аллаһның рәхмәте диеп карый. Әбү Һөрайрадан риваять ителә Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламне балчыктан (атасыз, анасыз) барлыкка китергәч, Үзенең кодрәте белән Адәмгә җан өрде. Адәм галәйһиссәлам шушы вакытта төчкереп җибәрде һәм Аллаһны мактап: “Әлхәмдүлилләһ” диеп әйтте. Аллаһы Тәгалә Адәмгә җавап кайтарды: “ЙәрхәмүкаЛлаһ” (Аллаһ сиңа рәхимле булсын) (Тирмизи).
Ислам төчкерүне сәламәт гадәт санаганлыктан, аны тыймый, бу күренешкә каршылык күрсәтергә кушмый. Мөселман төчкерү тавышын киметү һәм янындагы кешеләрне борчымас өчен, читкә борылырга, авызын кулъяулык, һичьюгы куллары белән капларга тиеш.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенең аңлатмасын дәвам итеп, бу хәдистә искә алынган бер мөселман кардәшнең икенче мөселман кардәше каршындагы бишенче хакын карап китик.
Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү. Авырган дин кардәшен кайгыртучы кешенең күркәм гамәле башка кешеләрне дә шәфкатьлелеккә чакыру, аларга изгелек үрнәге күрсәтү ул.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Чынлыкта, Аллаһ Кыямәт көнне: «Йә Адәм баласы, авырдым, хәлемне белмәдең» – дип әйтә. Ул: «Йә Раббым, ничек хәлеңне белим, Син бит галәмнәрнең Раббысы» – дип сорый. Аллаһ аңа: «Белмәдеңме син, фәлән бәндәм авырды. Син аның хәлен дә белмәдең. Белмәдеңме син, кардәшеңнең хәлен белгән булсаң, Мине шунда табар идең”.
Авыруның хәлен белгәннән, авыруга да зур куаныч, хәл белүчегә дә күпме әҗер-савап. Мөселманнар арасында кардәшлек хисләре арта. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Мөселман авыру кардәшенең хәлен белгәндә, кайтып кергәнче җәннәт җимешләре арасында була».
Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Бер мөселман иртәнге вакытта авыру кардәшенең хәлен белсә, аның өчен кичкә кадәр җитмеш мең фәрештә дога кыла. Кичен хәлен белсә, җитмеш мең фәрештә иртәнгә кадәр дога кыла. Ул кешегә җәннәттә җитлеккән җимешләр хәзерләнер.».
Авыруның хәлен белергә баргач, аның өчен Аллаһтан шифа сорап дога кыларга, аңа сабырлык теләп нәсыйхәтләр әйтергә киңәш ителә. Авыруның күңелен күтәреп, рухын җанландыра торган сүзләрегезне кызганмагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Авыру кеше янына керсәгез, аны юатыгыз, бу аның хәлен яхшырта» – дип әйтте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе, авыру кешегә: «Хәсрәт юк, Аллаһның рәхмәте белән гөнаһларыңнан чистарынасың», - дип әйтә торган булган.
Хәл белергә килгән кеше авыру алдында бары тик изге сүзләрне генә сөйләргә тиеш. Чөнки хаста һәм хәл белергә килүче кеше арасында булган сөйләшү һәм теләкләр вакытында фәрештәләр «Әмин!» дип әйтеп торалар.
Гайшә риваять итә: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) авыру кешеләрнең хәлләрен белергә килгәндә аларны кулы белән сыпыра иде һәм: «Ий, кешеләрнең Хуҗасы! Бәладән коткар, шифа бир! Син шифа Бирүче, Раббым, Синең шифаңнан башка шифа юк», – дип әйтә иде».
Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселман булмаган авыруларны да игътибарыннан читтә калдырмаган. Бервакыт пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ярдәм итеп йөрүче яһүд егете авырып киткәч, пәйгамбәребез аның өенә бара, баш очына утыра һәм ягымлы гына исламны кабул ит, дип әйтә. Егет янәшәдә басып торган әтисенең күзенә карый, әтисе улына: «Итәгать ит» – дип әйтә, егет исламны кабул итә. Пәйгамбәребез аларның өйләреннән чыккач: «Аны уттан азат иткән Аллаһка мактау булсын» – дип әйтә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенең аңлатмасын дәвам итеп, бу хәдистә искә алынган бер мөселман кардәшнең икенче мөселман кардәше каршындагы алтынчы хакын карап китик.
Берәү дә мәңгегә килмәгән. Иртәме-соңмы, һәркайсыбызга якыннарыбызны югалту ачысын татырга туры килә. Әмма иңнәргә төшкән шул хәсрәтне күтәрә белү, мәрхүмнәрне хөрмәтләп соңгы юлга озату – безнең бурычыбыз.
Мөселман кардәшебезне соңгы юлга озату бурычын үтәп без бик күп әҗер-сәвапка ирешәбез. Расүлебез (с.г.в.) әйтте: “Кем вафат булган мөселман кардәшен иманын саклап һәм Аллаһтан әҗер-сәвака өмет итеп соңгы юлга озата, һәм аның янында җеназа намазы укыганга һәм күмгәнгә хәтле калса, ике кыйрат әҗер-сәвап белән кайтыр, шул кыйратның һәр берсе Ухуд тавы кебек олы булачак. Ә кем җеназа намазын гына укып китсә, бер кыйрат әҗер-сәвап белән кайтыр” (Бохари).
Вафат булган кардәшне озату шулай ук кешенең калебе йомшаруга сәбәб булып тора. Бу гамәл кешеләргә ахирәт доньясын хәтерләтә һәм миңада кайчан да булса үлем килә дигән фикергә бирелдерә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Авыруның хәлен белегез һәм үлгән кешенең мәетен озатыгыз, чөнки бу сезгә киләчәк тормышы турында искә төшерә” (Бохари).
Җеназа намазында күп кеше катнашса вафат булган кардәшкә ахирәт тормышында җиңелрәк була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Әгәр Аллаһы Тәгаләгә ширек кылмаган кырык кешедән торган мөселман төркеме вафат булган мөселман өчен җеназа намазы укыса, Аллаһы Тәгалә аларның яклавын кабул итә” (Мөслим).
Хөрмәтле мөэмин вә мөселман кардәшләрем! Бер беребезнең хакларыбызны үтәп, җәннәткә керергә ярдәм итүчеләрдән булырга насыйп булсын.
Мөхтәрәм кардәшләр! Сәламәтлек нигъмәтенең кадерен белеп, сәламәтлегебезне җимерә торган эшләрдән сакланыйк. Бер-беребезгә изгелекләр, игелекләр кылып яшәүче хак мөслим-мөслимәләрдән булыйк!