
• Рәис сайлау алды кампаниясе башланып китте
Кандидат Рөстәм Миңнехановка иҗтимагый ярдәм штабына җәмәгатьчелек фикере лидерлары, профессионаллар, югары социаль капиталга ия кешеләр керә. Алар татарстанлыларның Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплавын искәртә. Алга таба штаб вәкилләре сайлау алды чараларында катнашачак, муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына чыгачак. Республикадагы җәмәгатьчелек фикеренең абруйлы 28 лидеры хакимият белән гражданнар арасында нәтиҗәле аралашу барлыгын да искәртә.
• Аның оештыру осталыгы зур
Иҗтимагый ярдәм штабына танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомумилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов та керде.
Рәис, штаб әгъзалары белән очрашу вакытында Баязитовны аерып күрсәтеп, аның оештыру осталыгын югары бәяләде. "Менә “Ярдәм” мәчете имамы. Уникаль кеше. Күпләр аны белми. Мин аның авыз ачу – ифтарларны ничек оештырганын күрәм. Мин үзем аның кебек оста итеп эшли алмас идем. Аның оештыру осталыгы зур , ләкин аны беркем дә күрми, аны беркем дә белми",-диде Рөстәм Минниханов.
• Россиядә тиңнәр юк
Илдар Баязитов актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. «Ярдәм» фонды карамагында күрү буенча һәм ДЦП диагнозлы инвалидларга Россиядә бердәнбер укыту-тернәкләндерү үзәген тота. Урамдагы мохтаҗларны ашата. Фонд инде егерме еллап күрмәүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшли. Россиядә «Ярдәм»гә тиңнәр юк. Бу матур яңгырашлы буш сүз түгел. Эшчәнлеге әллә ничә юнәлештә алып барыла. Ятимнәр өчен йорт, сырхаулар өчен спорт комплексы, Балтач һәм Апас районында дини белем бирүче, рухи ярдәм итүче үзәкләр, Левченко бистәсендә мәдрәсә, сукырлар өчен типография кебек бихисап эшләре бар. Шулай ук тагын бер зур тернәкләндерү үзәге, ике мәдрәсә төзеп ята. Картлар йорты планга кергән...
• Чирәм җир
“Җәмгыятькә хезмәт – сөрелмәгән чирәм җирне хәтерләтә. Монда ихлас теләк тә, аны тормышка ашыру мөмкинлеге дә кирәк”, - дип сөйли Илдар Баязитов.
• Барысы да кешеләргә хезмәт итүдән башлана
- Илдар хәзрәт, 2025 елның язы мөселман вакыйгаларына бай булды: изге Рамазан ае, бөек Корбан бәйрәме. Һәм мөселман дөньясында төп икътисади вакыйгаларның берсе – «Россия-Ислам дөньясы»Халыкара икътисади форумы. Шул уңайдан сорау: сез Россиядә Ислам үсешен ничек күрәсез?
- Мондый сорауларга төгәлрәк итеп өммәт һәм җәмгыять тарафыннан танылган мөфтиләр яхшырак җавап бирә алыр. Ә мин бары тик имам, җәмәгать эшлеклесе буларак, егерме еллык тәҗрибәдән чыгып күргән идеяларымны тәкъдим итә алам. Әйдәгез, шундук әйтеп куябыз: Россиядә Ислам үсеше-ул һич тә әйләнә-тирә мохитне исламлаштыру түгел. Минем өчен Россиядә Исламның үсеше — мөселманнарның сыйфаты үсеше. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г. в.) бу хакта болай дигән: «Сез күп булырсыз, ләкин сез агым уңаена йөзүче диңгез күбекләре сыман булырсыз». Пессимист булырга теләмим, әмма кайбер чагыштырулар бүген бик урынлы. Гомумән, мин барысы да кешеләргә хезмәт итүдән башлана, дип уйлыйм. Бу өлкәдә без яхшы эшләсәк, озак еллык стратегик нәтиҗәләргә ирешә алабыз.
• Өммәтне ничек көчәйтә алабыз?
- Димәк, мәчетләрдә хәйрия фондларын ачарга кирәк?
- Бу төп юнәлеш түгел. Дини оешма эшчәнлеге хәйриячелек белән генә чикләнә алмый. Үзебезнең мөфтиятне мисал итеп китерә алам: заманча тәфсирләр бастырыла, телевидение, федераль медиа порталлар, мәгариф - мәчет бусагасыннан академиягә кадәр - эшли! Барысына да булышырга кирәк, алар үсәргә тиеш. Тик барысына да акча таләп ителә. Халык белән эшләү өммәт үсешен югары күтәрә ала.
- Сез вакыфлар турында әйтәсезме?
- Вакыф, зәкәт, сәдака, иганә һәм башка төрле матди ярдәм – хезмәт кораллары гына. Аларның асылын төптән аңларга кирәк. Әйтик зәкәт бик тирән мәгънәле әйбер. Ул Аллаһыга якынайта, мөлкәтне чистарта, ярлы һәм башкаларның хокукларын яклый. Вакыф эше - әҗер-савапның сакмас чишмәсе. Аны диндарлар әле аңлап та бетерә алмый.
- Ләкин Интернетта бу турыда җитәрлек мәгълүмат бар бит. Болар барысы да билгеле һәм мөселманнар ул темаларны читләтеп уза.
- Мәгълүмат күп. Тик, бу мәгълүмат кына. Интернеттагы хәбәр - символлар җыелмасы, аларны укып кына кеше мәрхәмәтнең тулы спектрын тоя алмый. Моны аңлау өчен шартлар тудыру - социаль хезмәтнең иң мөһим бурычларының берсе. Бу бер яклы гына хәрәкәт түгел. Ярдәмне бирүче дә, ярдәмне алучы да файда яки сөенеч күрсен. Әйтик, банкротлык алдында торган эшкуар соңгы акчасын биреп, тиздән үз авырлыкларыннан котылган үрнәкләр күп булды. Ярдәм итүчегә Аллаһы үзе дә ярдәм итә.
• Кемдер галим, кемдер оратор
- Аңлыйсым килә: социаль хезмәтне үстерү мәчетләрдә хәйрия инициативаларын үстерүне аңлатамы?
- Өлешчә аңлата. Тик һәркемнең үз роле бар: кемдер галим, кемдер оратор, кемдер оештыручы-менеджер. Бар кеше дә социаль хезмәттә катнаша алмый. Тик һәркем бу өлкәнең мөһимлеген аңларга тиеш. Мәсәлән, мәчетләрне алыгыз: иң авырткан урын - коммуналь түләүләрне каплау, ремонт, көнкүреш проблемаларын чишү. Мәдрәсә укытучылары да бик аз хезмәт хакына эшли. Алар бит зур авырлык һәм вакыт белән тырышып дини белем ала. Без аларга югары тәлапләр куябыз. Тик ярым-йорты хезмәт хакы белән генә мөгалимнәрдән, руханилардан яхшы дини мәгарифне таләп итәргә мөмкин түгел.
- Димәк, без диниятнең эчке кыенлыкларын сөйләшәбез?
- Киресенчә, дини булмаган хәйрия фонды аша, бүгенге мөселманнарның социаль хезмәте – дәгъвәт кенә(миссионерлык) түгел, ә дин турындагы тискәре стереотипларны җиңү, дип расларга мөмкин. Бүген ил җитди социаль һәм геосәяси проблемалар белән очрашканда, дини һәм дөньяви көчләрне берләштерү кирәк.
• Эшләр өчен киң мәйдан бар
- Мәхәллә-мәчетләр ниләр майтара ала?
- Бездә җәмгыять белән эшләр өчен киң мәйдан бар: ихлас ният, кешеләргә булышу теләге һәм дөньяви тормышны берләштереп, изге фикерләрне тормышка ашыру таләп ителә. Ватанны саклаучыларның гаиләләренә булышу, ялгыз картлар, ятимнәр, яшьләр программалары, табигатьне саклау кебек кичектергесез эшләр бар. Ләкин “носки”, сакал кебек вак-төяк нәрсәләрне яки чынбарлыктан ерак булган борыңгы темаларны күпертеп вакыт уздыручы мөселманнар күп. Ә менә социаль ярдәм исә диндарларны гади халыкка якынайта, җиргә төшерә ала. Халыкка хезмәт итү чынбарлыкка кире кайтара, башкаларга безнең ачык йөзебезне күрсәтә ала.
• Мөселман ачык чырай күрсәтсен
- Сезнең сүзләр идеология кебек яңгырый...
- Бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк. Барысы да күптән билгеле инде. Мәсәлән, өммәтне берләштерү проблемасын алыйк. Дөресен генә әйткәндә: тулысынча берләшү – хыял гына. Ләкин яхшылыкны бергәләп эшли башласак, уртак юллар табылачак бит. Коръәннең һәр сүрәсендә диярлек, Аллаһы Тәгалә яхшылык эшләргә чакыра. Шулай ук бергәләп изгелек кылу, нинди генә эш булмасын, диннәр арасындагы чикләрне бетерә. Без көн саен диярлек күрәбез - волонтерлар килеп, дини карашлары төрле булуга карамастан, мохтаҗларга булыша. Аллаһы Тәгаләне танып бетерә алмаган кеше яхшылыкка омтыла икән, нигә без, намаз укучы мөселманнар, шул омтылуны төп эшебез итеп кабул итә алмыйбыз?
Имамнар күзлегеннән караганда, социаль хезмәт терминын бераз киңәйтеп, “клиентларга” игътибарлы булырга кирәк, диеп тә әйтер идем. Бизнес хуҗаларын да, гади кешеләрне дә финанс күрсәткечләренә түгел, ә кешеләргә булган мөнәсәбәтенә карап бәялиләр. Имамнар кешеләр ихтыяҗына игътибарлырак булса, безнең илдә Ислам үсеше сизелерлек күтәреләчәк. Диндарларны кайгырту җитми. Дини белем сыйфатын арттыру кирәк. Вәгазьләр матур һәм кирәкле, ә мәчетләр уңайлы булырга тиеш. Кечкенә генә бер мисал. - Менә “Ярдәм” ишегалдындагы чәчәк бакчасы мөселманнарны гына түгел, ә гади юлаучыларны да җәлеп итә. Кешеләр керә, йөри, фотога төшә. Бу да җәмгыять белән элемтә коруның бер төре: әйләнә-тирәне үзгәртеп, матурлык аша без Ислам динен пропагандалыйбыз, бар кешене яхшылыкка чакырабыз. Дөрес, һәрвакытта канәгать булмаган кешеләр булачак. Без гаеп эзләүчеләрне түгел, үз ялгышларыыбызны гына киметә алабыз. Дини кешеләрнең көчен, талантын күрсәтү өчен күбрәк өлкәләрне ачарга, төрле яклап тырышырга кирәк.
• Чит ил остазларына
- Ләкин күпләр чит ил вәгазьчеләренә мөрәҗәгать итә, аларны имамнары итеп сайлый ... остазлар ...
- Үзем имам булсам да, урамда кара никаб белән битен каплап йөргән кыздан сакланам. Аның ни уйлаганын аңлыйм, ләкин аның кыяфәте урынсыз, күпчелек кешегә ошамый, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Кара кием киеп ул нәрсәгә ирешә? - Күбебез Исламда уйный. Күпләр динне шәхси зәвыгы, иллюзияләре өчен аренага әйләндерә. Бу сәламәт күренеш түгел. Кем гаепле? Бәлки, без андый кызга Ислам динен тиешенчә җиткермәгәнбез, бәлки аның психологик үзенчәлекләре бардыр? Әйе, чит илләрдәге шәехләргә иярүче мөселманнар да бар. Ләкин алар бик аз. Гадәттә, мондый кешеләр - протест күрсәтүче кешеләр, һәм алар Исламны - әйләнә-тирә дөньяга каршы торуның бер төре итеп сайлаган.
Мин мөселманнарга адекватлык, аек гакыл теләр идем. Дөньяви дәүләт дини кешеләр өчен исктикеч отышлы, уңайлы мохит тудыра бит! Чөнки бездә икейөзлелек юк. Беркем дә мәҗбүр иткән өчен яулык киеп, яки сакал үстереп йөрми, кыланмый. Кешеләр ирекле, шуңа күрә алар ихлас. Теләгән кеше мәчеткә яки храмга бара, теләгәне төнге клубка юл ала. Бу аларның ирекле сайлавы. Аллаһы Тәгалә биргәнне кадерләргә, рухи сыйфатларны яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Исламны дөрес аңларга, дөрес "гакыйда" буенча яшәргә теләсәк, әйләнә-тирәне яхшыртыйк. Һич югы кечкенә бер эш белән булса да: капка төбен чистартыгыз, күршедәге әбигә булышыгыз, якыннарга елмаегыз.