Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик

Әлхамдулилләхи раббил галәмин. Вәл гакыйбәтү лиль муттәкын. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгын. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез с.г.в.нең рух шәрифенә дип әйткән салават шәрифләребез булса иде. hәм дә иң беренче Адәм г.с.нән алып бүгенге көнгә хатле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух шәрифләренә дип кылган ямьле догаларыбыз булса иде.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 11
Әлхамдулилләхи раббил галәмин. Вәл гакыйбәтү лиль муттәкын. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгын. Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез с.г.в.нең рух шәрифенә дип әйткән салават шәрифләребез булса иде. hәм дә иң беренче Адәм г.с.нән алып бүгенге көнгә хатле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух шәрифләренә дип кылган ямьле догаларыбыз булса иде.

Кадерле мөселман дин кардәшләрем, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбәдәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер үк гыйбадәт өчен төрле микъдарда әҗер вә савап алырга мөмкиннәр. Бу кешенең ихласлылыгы вә тырышлыгы иманның куәте вә кешедәге булган нияте сәбәпле булырга мөмкин. Бу сәбәпләр, нәкъ шулай ук, ураза гыйбәдәтенә дә кагыла. Ислам галимнәреннән берсе булган имам Газали хәзрәтләре үзенең китапларында яза: “Кайбер кешеләр ди, бары тик корсак белән җенес әгъза уразасын гына тоталар ди, ә икенче берәүләрнең күз, колак, кул, аяк гомумән, тәннәре дә вә җаннары да рузада булды ди. Бу ураза изгеләр рузасы булыр вә Раббыбызга бик тә кадерле вә сөйкемле ураза булыр ди. Уразаның бу дәрәҗәсенә берничә шарт аркылы ирешеп була”, — ди.

Иң беренче шарт, ул да булса күз уразасы. Күз рузасы ул карашыңны Аллабыз тыйган бөтен харамнардан, мәкрүхләрдән саклау. Күз алдыңа берәр тыелган әйбер я сүрәт очраса карашыңны төшерү шарт булып торыр. Уразаның асыл максаты да бит кешене харамнардан саклау, нәфесне, шәхвәтне сындыру. Нинди мәгънә бар, нинди файда бар синең ач торуыңнан әгәр син карашыңны харамнардан тыймасаң? Пәйгамбәребез әйтә, күз карашы ул, шайтанның агулы укларының бер угы, ди. Иманлы бәндә Аллабыз тыйган харамнарга караганда шайтанның агулы бер угы кешенең калебенә килеп кадала да иманына зәгыйфлек, гыйбәдәтенә зәгыйфлек китерә. Гыйбадәт кылам дип басса, шул харам булган сүрәт бу бәндәнең күз алдына килеп баса да гыйбадәтнең тәмен, иманның ләззәтен бетерә. Уразадан ләззәт алыйм, ахирәттә әҗерем югалмасын, дисәң, карашыңны бигрәктә ураза вакытында Раббыбыз тойганнардан тый. Мәгәр рамазанда моңа күнексәң, барча вакыт шулай булырсың.

Уразаның икенче шартларыннан берсе ул да булса тел рузасы. Зур бер галим әйтә иң зур изгелекләр тел белән эшләнгән кебек иң зур гонах гамәлләр дә тел белән эшләнә ди. Тел сөяксез, армый талмый бертуктаусыз сөйли дә сөйли. Әгәр ураза тотучы кеше телен зикер белән Аллабызның китабын уку белән тәрбияләп тормаса тел шул ук вакытта гонаһларга бик тиз кереп китә дә инде. Шул сәбәптән безнең телебез ике йозак тешләр вә иреннәр астына бикләнгән дә инде. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә әйтә, дөрестән дә бик күпләрнең тоткан уразалары ике әйбер: ялган белән гайбәт сәбәпле бозылды ди. Менә күрәсезме кардәшләрем, ураза тотып та шул ук вакытта гайбәт сөйләп, кеше алдап булмый икән шул. Шуңа күрә мөселман кеше авызын ачканда үзенең урузалы икәнен онытмасын ди.

Пәйгамбәребез әйтә, ураза ул калкан ди. Кем дә кем уразалы булса кычкырышмасын, оршышмасын. Әгәр аңа каршы төшүчеләр булса, мин уразалы, мин ураза тотамын дип җавап бирсен диде. Бу хәдистә дә зур бер гыйбрәт, вә зур бер хикмәт бар. Ураза тотучының кычкыру белән җавап кайтармавы ул бит көчсезлектән түгел, аның да кычкырырга хәленнән килә, тик ул Раббысыннан куркып, уразамның әҗере кимер, әгәр мин дә кычкыра башласам уразам бозылыр дип кычкырмый. Бу эштә кычкырган кешегә дә зур бер тәрбия дәресе яшерелгәндер.

Уразаның әҗерен киметмәс өчен өченче шарт — колак уразасы булып тора. Бик күпләребез уразада булсак та, мин бит үзем сөйләмим кеше сөйләгәнне генә тыңлыйм дип, әйтә дә шуңа шатланып йөри. Тик бер әйберне аңламый ялган гайбәт сүз йөртүләре тыелган кебек аларны тыңлавы да харам булды, бигрәк тә ураза тотучы кешеләргә. Раббыбыз узенең китабында әйтә: “Ссәммәгунә лил кәзиби әккәлунә лиссухт”, ялган сүзләр тыңлаучы кеше көне буе ураза тотып та харам ризык белән авыз ачучы, ифтар кылучы кебек булыр ди. Уразадан күпме әҗер калганны күз алдына китерегез инде. Пәйгамбәребез әйтә: әгәр син ялган, я гайбәт сөйләгәнне тыңлап утырып шуңа риза булсаң, сөйләүче кеше кебек нәкъ шундый ук гонаһлы булырсың, ди. Димәк син кардәшең хакында гайбәт сөйләүне ишетсәң туктатырга тырыш, әгәр туктата алмасаң тыңлама, китеп бар. Әбу Дәрда р.г. әйтә: “Кем дә кем үзенең кардәшенең дәрәҗәсен кимсетүдән борылса — Аллабыз ул бәндәнең йөзен кыямәт көнендә уттан борыр”,- диде. Икенче бер сәхәбә Җәбир р.г. әйтә : “Әгәр син ураза тотсаң синең телең, күзең, колакларың гайбәттән, ялганнардан имин булсын, алар да уразалы булсын, күршеләреңне газаплаудан саклан, сиңа иминлек килер, уразасыз көнең белән уразалы вакытыңны бер итмә”,- ди.

Уразаның әҗерен саклау өчен дүртенче шарт ул да булса калган бөтен әгъзаларны харамнардан шөбхәле нәрсәләрдән саклау. Нинди файда синең көне буе ураза тотып та ифтар вакытында шөбхәле булган, яки харам ризыклар ашасаң?! Бу шәһәрне җимереп, шул җимерекләрдән бина салу кебектер.

Уразаның әҗерен саклый торган бишенче шартларыннан ул да булса артык күп ашаудан тыелудыр. Имам Газали хәзрәтләре әйтә: “Хәләл ризык ул дәва кебектер, аның әзе файдалы булса күбе, артыгы зарардыр”,- ди. Пәйгамбәребез әйтә: “Аллабызның иң яратмаган тутырылган капчыклардан әдәм баласының тулы корсагы”,- ди. Ураза дигән гыйбадәтнең асылы шайтан юллары булган шәхвәт юлларын ябу, әдәм баласының шәхвәтен сындыру. Көне буе ач торып зәгыйфләнгән тәнеңне яңадан тутырып куйсаң, бөтен шәхвәтең кире уяна да инде. Шуңа күрә ураза тотучы кеше күп ашаудан тыелырга тиешле булыр.

Уразаның әҗерен саклый торган алтынчы шарт ул да булса күп йоклаудан саклану. Әгәр ураза тотучы бәндә бөтен ураза көнен йокыда үткәрсә, ул уразаның бер авырлыгын да күрмиячәк, авырлыгын күрмәгәч тәненә бер авырлык та килми, зәгыйфлек тә килми. Бәндәнең калебе, җаны чистармаячак. Рәсүлебез бер хәдисендә әйтә, ураза ул әмәнәт. Шуңа күрә һәр иманлы кеше үз әманәтен сакласын ди.

Раббым, барыбызга да корсак белән җенес әгзасы рузасы тотудан сакласа иде. Бөтен тәнебез — калебебез белән җаныбыз белән уразада булып, Аллабызның рәхмәтенә ирешеп җәннәтләргә керергә насыйп булса иде.

Алмаз хәзрәт Шәрифуллин,

Чистай районы имам-мөхтәсибе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе