"Корбан Фест" фестиваленең концепциясе гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.
Оештыручылар әзерләгән бай бәйрәм программасы көндезге сәгать бердә (13:00) башлана һәм кичке сәгать бишкә (17:00) кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар бөтен бәйрәм буена бөтен гаилә белән күңел ача алачак: алар өчен мастер-класслар, балалар, әниләр һәм әтиләр өчен актив уеннар, күргәзмәләр, фотозоналар, сабын тамашасы, фәнни шоу, аквагрим һәм башкалар әзерләнә. Шулай ук бәйрәм дәвамында кафе, сәүдә нокталары эшләячәк.
Чыганак: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.