2022 Сен 02
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, уку йортының шәригать бүлегенә беренче курска 32 егет, 37 кыз, Коръән ятлау бүлегенә 12 егет, 7 кыз кабул ителде. Алар IX һәм XI сыйныфны тәмамлап, илебезнең төрле төбәкләреннән җыелды. Биш елдан шәкертләр мәдрәсәне тәмамлап, имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме, гарәп теленнән тәрҗемәче, Коръән-хафизлар булып югары әзерлекле белгечләр булып чыгачаклар.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре заманча, барлык уңайлыклар тудырылган шартларда, яңа уку классларында дәресләрне башлап җибәрде. Биналар «ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте резиденциясе» бердәм территориаль комплексын булдыру проекты кысаларында төзелде. Эшләр 2021 елның май аенда башланган иде һәм быел мәдрәсәнең 140 еллыгы уңаеннан Республика көне һәм яңа уку елы башлануга тәмамланды.
Мәдрәсә шәкертләре өчен тулай торак булдырылды. Ул 3 катлы, гомуми мәйданы 2 174,45 кв.м. тәшкил иткән бина итеп төзелде. Биредә, торак урыннарыннан тыш, мөстәкыйль уку класслары, медпункт, спортзал һәм башка техник бүлмәләр урын алды.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – татар халкының йөзек кашы, аңа 1882нче елда нигез салынган. Биредә төрле елларда Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar