Тәравих намазы

Әгуузү билләһи минәш-шәйтаниир-раҗим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 06
Әгуузү билләһи минәш-шәйтаниир-раҗим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Илаһи ният кылдым егерме рәкәгать тәравих намазының дүрт рәкәгатен үтәмәккә, юнәлдем кыйбла тарафына (имам белән укыганда, "оедым ошбу имамга", дип әйтелә). Халисен лилләәһи Тәгалә, Аллаһу әкбәр”, - дип әйтәбез, калганын башка намазлар кебек дәвам итәбез. Рамазан аеның беренче ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбөхәәнәзил мүлки вәл мәләкүт. Сүбөхәәнәзил гиззәти вәл гәзамәти вәл куудүрати вәл кибрийәәъи вәл җәбәрут. Сүбөхәәнәл мәликил хәййилләзии ләә йәмүт. Сүббөхүн куддүүсүр раббүл мәләәъикәти вәррух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ, нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр". Мәгънәсе: "Җирдәге вә күктәге мәхлүкатка Хуҗалык Иясе булучы Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәм, ягъни Аны һәртөрле кимчелекләрдән пакь дип беләм. Гыйззәт вә олуглык һәм Кодрәт Иясе булучы Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәм. Бөтен дөньяга вә галәмгә Падишаһ вә Терек Кылучы Аллаһы Тәгаләгә тәсбих әйтәм. Ул Аллаһы Тәгалә һич үләчәк түгелдер. Ул Аллаһы Тәгалә Сәббүх һәм Котдустыр (ягъни кимчелекләрдән бик пакь вә мөнүз) булучыдыр, вә дәхи Җәбраил фәрештәнең вә барча фәрештәләрнең Раббысы булучыдыр. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка һич иләһ юктыр. Без ул Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызның ярлыкануын сорыйбыз. Йә, Раббым, Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм җәһәннәм утыннан Сиңа сыгынабыз". Рамазан аеның икенче ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбөхәәнәзил мүлки вәл мәләкүт. Сүбөхәәнәзил гиззәти вәл гәзамәти вәл куудүрати вәл кибрийәәъи вәл җәләәли вәл җәмәәли вәл кәмәәли вәл җәбәрут. Сүбөхәәнәл мәликил мәгбүде Сүбөхәәнәл мәликил мәксуд Сүбөхәәнәл мәликил мәсҗүде Сүбөхәәнәл мәликил хәййиләзи Ләә йәнәәмү вә ләә йәзәәлү вә ләә йәмүтү әбәдәә. Сүббөхүн куддүүсүр раббүнәә вә раббүл мәләәъикәти вәррух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ, нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр". Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкагатыпән соң укыла торган зикер "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбөхәәнәл мәликил хәннән. Сүбөхәәнәл мәликил мәннән. Сүбөхәәнәл мәликил дәййән. Әлмәгъруфии бид гофраан, Вәл мәгъсүди бил ихсәәи. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан. Аллааһүммә, йәә кадиим, Йә дәимү, йәә галим. Игьфирләнә, йәә кәриим, Йә рахимү, йәә хәлим. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан". Тәравих намазының егерме рәкәгатен укып бетергәч укый торган дога: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһүммә салли гәләә мөхәммәдиү вә гәләә әәли Мөхәммәдиү вәсәллим. Аллааһүммә зәйииннәә бизиинәтил иимәәни вә шәррифнәә бишәраафәтил һидәәйәти вәл гирфәән. Вә әкримнәә бисыййәәми шәһри рамәдаанә, вәрзүконәәл җәннәтә вәлгуфраанә вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбөхәәнү вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә хәннәнү бифәдликә вә җүдикә йәә мәняәәнү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин". Мәгънәсе: "Йә, Раббым! Мөхәммәд галәйһисәлләмгә вә аның җәмәгатьләренә рәхмәт вә сәлам кыл. Йә, Раббым! Безне иман зиннәтләре белән зиннәтлә, гыйлем вә тәүфыйк белән шәрәфәтле кыл, рузабыз белән хөрмәтле кыл. Безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп кыл. Йә, Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кылсаң иде. Йә, Рәхмәт Кылучы Аллаһ! Фазлың вә Кәрамың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, Камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучыдыр. Әмин". Моннан соң өч рәкәгать витыр-вәҗиб намазы укыла, соңыннан сүрәләр, аятьләр укып дога кылабыз. Тәравих намазы җәмәгать белән укылса, аннан соң витыр-вәҗеб намазы да җәмәгать белән укыла. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кардәше Габдулла ибне Габбәс р.г. бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих намазын һәм аннары витыр-вәҗиб намазын укый иде», — дигән. Тәравих намазын өйдә дә укып була, ләкин мәчеттә җәмәгать белән уку саваплырак.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе