"Юрганыңа карап аяк сузарга! Туй өчен кыз ягы да, егет ягы да түләгәнгә аптырыйм инде. Никахка – кыз ягы, туйга – егет ягы түли. Монысы – идеаль очрак. Егет ягы хәллерәк икән, никахын да үзе ясый ала. Ә инде, никах туй урынына ясала икән, бу очракта егет ягы түлисе көн кебек ачык. Хәлле булса, кыз ягы да кушыла ала: барыбер никах бит! Хәер, егет ягы ярлырак булса, кыз ягы түләсә дә була. Егет кешегә иң мөхиме байлык түгел, ә тәвәкәллек кирәк! Аракы эчмәсә, ач калмый егет!"
