Арчада «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген Арча районы Мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Бәйге Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, Арча район Мәдәният йорты һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2022 Май 24

Бәйгенең сайлап алу туры 5-19 май аралыгында онлайн форматта узган. Жюри составында Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин, «Җидегән чишмә» Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева булды.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгегә 87 эш килгән. Арча, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан һәм Казан шәһәре белән Башкортстаннан да катнашучылар булган.

“Һәрбер катнашучы игътибарга лаек, жюри составына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Алар мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, эчтәлекне ачып бирә белүгә, ачык һәм аһәңле яңгырашка, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте”, - ди оештыручылар. Тантаналы чарада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев катнашты.

7-12 яшьлекләр арасында беренче урынны Арча районы Шекә авылыннан Иркә Абдуллина яулады. 25-40 яшьлекләр арасында беренче урынга Арчадан Рилә Абдрахманова лаек булды. 40-60 яшьлекләр арасында Әтнәдән Гөлүзә Сираҗиева, 60 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында Рая Фәтхуллина беренчелекне алды.

“Күмәк башкару” номинациясендә беренче урынны Казан шәһәре Тимеръюлчылар мәдәният йорты каршында эшләп килүче Зиләйлүк халык вокаль студиясенең "Энҗе бөртекләре" ансамбле, икенче урынны Балалар филармониясе ансамбле, өченче урынны Мамадыш районы Кече Кирмән авылының “Җәүһәрләр” ансамбле яулады. “Иң өлкән катнашучы” номинациясендә Кукмара районы Арпаяз авылыннан 92 яшьлек Бибирауза Габдрахманова бүләкләнде.

https://tatar-inform.tatar


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе