Бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә карата ихласлылыкны күрсәтә торган шундый чара 2 декабрь көнне Апанай мәчетендә узачак. Программада Коръән уку, салаватлар әйтү, касыйдә һәм мөнәҗәтләр башкару, шулай ук Мәхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) турында файдалы вәгазьләр дә булачак.
Чара кичке алтынчы яртыда (17:30) башлана, керү ирекле.
Бу хакта Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте матбугат үзәге хәбәр итә.