
Алмаз Шәвәлиев Казанга Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән килгән. Ул «Ярдәм — Помощь» Гомуммилли хәйрия фонды комплексында «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» тернәкләндерү курсларын уздыру турында матбугат очрашуы узганда журналистлар белән аралашты. Бу аралашу вакытында фонд җитәкчеләре тормышка ашырылган эшләр, Президент грантын кулланып аны дәвам итү турында сөйләгән иде. Берочтан Алмаз тарихын да белергә мөмкин булды.
Курслар турында телевизордан ишетеп белдем. 2020 елда, шалтыратып, гариза калдырдым. Чакырганнарын 2 ел көткән идем. Аннары пандемия башланды да, кичерелде. Монда мин русча Брайль системасына йөрдем. Әле тәҗрибә җитми — укуы авыррак.
Гомуммилли «Ярдәм — Помощь» хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен махсус «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» курслары РФ Президенты гранты ярдәмендә дәвам итә.
«Миндә — катаракта һәм челтәр катламның атрофиясе. Бу хәл минем белән 7 яшьтә булды. Бөтенләй күрмәү табибларның хатасы аркасында, дип уйлыйм. Дөрес дәвалану ысулын әйтмәгәннәр», — ди ул.
Ә буш вакытында ниләр белән шөгыльләнә, Алмаз?
«Безнең гаиләдә 3 бала. Ике энем бар, ә мин — иң олысы. Аларның күзләре әйбәт күрә. Бергәләп хоккей, футбол уйнарга яратабыз. Мин, гомумән, дөньяны фигуралар белән күзаллыйм. Минем өчен шакмак, түгәрәк әйберләр бар. Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк. Ә менә төсләрне мин оныттым инде… Күз алдында томан гына», — ди Алмаз Шәвәлиев.
Бу турыда Ралинә Сәлимова күзе күрмәүчеләрнең тарихлары турында язган мәкаләсендә хәбәр иткән. Ул «Интертат. Ру» исемле веб-газетада эшли.