Ул тиле түгел!..

Акыл дәрәҗәсе - кәгазь белән түгел, ә гамәл белән билгеләнә (Л.С.)

БӘЙЛЕ
2017 Фев 02
Бу гап-гади көн иде. Зур калаларның берсендә яшәүче студент кыз бала тулай торакка якын гына урнашкан кибеткә барды. Күпчелек кибетләргә хас күренеш: касса янәшәсендә сатып алучыга товарларын пакетларга урнаштырып торучы кеше басып тора. Дөрес, бу кеше башка хезмәттәшләреннән аерылып тора – егет Даун синдромы белән яши. Чире аның эшчәнлегенә бернинди дә кимчелек китерми, әмма бер сатып алучы хатын-кызга нидер ошамады...
Яшь студент кыз күңелсез вакыйганың шаһитенә әйләнде һәм шул хакта ул кичекмәстән башкаларга җиткерергә карар кылды. Гауга сәбәпчесе булган ханым бу кыланмышыннан инде ояладыр дигән өметтә калам.
“Мин чиратта торган вакытта яшь хезмәткәр егетне күзәтеп тордым. Авыруына карамастан, ул сөйкемле кеше һәм үзенә йөкләнгән вазыйфаны төгәл үтәүче хезмәткәр”.
“Сезгә нәкъ шушы сумка кирәкме?” – диеп сорады ул, сумканың бер чите тишек булуына ишәрәләп.
“Юк, рәхмәт, башкасын бирегезче” – дип җавапладым мин...
Кинәт миннән соң чиратта торган ханым үзенең канәгатьсезлеген белгертә, тавыш күтәрә башлады. “Йә, Ходам! Тизрәк булыгыз!” - янәсе. Мин тыныч кына: “Акчамны түләдем инде. Барысы да яхшы”, - дидем. “Шуннан нәрсә... син шушы гарип кебек тилеме? Мондый урыннарда гарипләрне эшкә алуны туктатырга кирәк. Нинди файда алардан?” - диеп, тавышын югары күтәреп, тынычсызлануын дәвам итте ханым. “Ул тиле түгел, - диеп әйтте шул ук хезмәткәр, университет тамгасын күрсәтеп. -Ул югары уку йортында белем ала. Ул акыллы”. “Ул иң яхшы хезмәткәр! Ул үз эшенә җаваплы карый, гадел башкара”, - диеп әйттем мин. Пакетыма барлык товарларымны җайлап тутырып, хезмәткәр аларны миңа тапшырды һәм кибеттән чыгырга ярдәм итәргә булды. Башкалардан аерылып торган хезмәткәрнең бу адымы ханымның канын тагын да кыздырды. “Раббым, ул нәрсә белән ярдәм итсен инде! Күз сал син ул бәхетсезгә! Гомумән, кибетнең менеджеры кайда? Канәгатьсезлегемне җиткерергә телим!”, - диде ул.
“Мин инде китәм. Сез, чыннан да, минем бу хезмәткәр егеткә минем аңа берничә кат үтенеч белән мөрәҗәгать итүемә шикаять язасыгыз киләме?” - дидем һәм чыгу ягына юнәлдем.
“Хәерле көннәр телим!” - диеп калды артымнан инде мин яратып өлгергән хезмәткәр. Шулвакыт ханым үз-үзен кулда тотып тора алмас дәрәҗәгә җитте һәм ярсып: “Нинди тиле!” - диеп, хисләрен белгертте. Сатып алучының мондый мәгънәсезлегенә кассада утыручы да сабырлыгын җуйды. “Мин сезгә хезмәт күрсәтмәячәкмен! Сез безнең хезмәткәрне кимсеттегез һәм даими сатып алучыбызны мыскыл иттегез. Товарларыгызны калдырыгыз. Киредән урыннарына тезәбез. Чыгып китегез!” - диде.
Явыз ханым соңгы чиккә җитте, аны тиз арада килеп җиткән полиция хезмәткәрләре генә туктата алды. Шүрлекләр һавада очканда минем яраткан хезмәткәрем, борчылып:
“Сез безгә киләсе атнада керерсезме?”, - дип сорады.
“Һичшиксез”, - дидем мин, уйлап та тормыйча.
Аның ихлас елмаюы көнемне бизәде...
Лилия Сәлахетдинова.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе