"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге кебек проектны беренче тапкыр күрәм - Сәлмән Йуксәл (Төркия)

МашаАллаһ! Төркиядән Мәүлидкә килгән дин кардәшләребез - Төркия Дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман һәм Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксәл, Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча “Ярдәм” үзәге эшчәнлеге белән танышкач, әнә шулай дип белдерде.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 18. Фото:yardem.ru

Алар мондагы үзәкне тулы, камил һәм төптән уйланылган проект дип бәяләп үтте. “Мин һәрьяклап үсештә булган мондый үзәкне беренче тапкыр күрәм. Монда өлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә эшлиләр», - диде Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксәл.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә килгән кунакларны үзәк эшчәнлеге белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов таныштырып йөрде.

Шәкертләрнең әзерлек дәрәҗәсе гомумкабул ителгән дөнья стандартларына туры килә

Кунакларны Коръән ятлау мәркәзендә әле күптән түгел генә республикакүләм Коръән укучылар бәйгесендә “Хифз” номинациясендә икенче урын яулаган Ильяс остаз Сабиров каршы алды. Бу мәркәздә ике сменага алтмышлап бала укый. “Мәктәптә, мәдрәсәдә укучылар, дәрестән соң килеп, Коръәнне тапшыралар, яңа дәресләр алалар. Шулай ук монда күрмәүчеләр дә укый. Аларның Брайль системасы буенча язылган махсус Коръәннәре бар. Әлһәмдүллиләһ, менә Гыймран (Шигубаев - ред.) 25 җүз белә. Ул февраль аена бөтен Коръәнне өйрәнеп бетерәчәк. Менә Михрулла Коръәнне яттан өйрәнеп бетерде инде. Ул хәзер иҗәзага китәчәк. Мәктәпкә йөрмәүче балаларның кайберләре ярты елда 3 җүзне ятлады. Монда төрле балалар килә. Әгәр дә хәрефләрне белмиләр икән, әйтелешен, мәхраҗларын яхшылап өйрәнәбез. Һәм шуннан соң гына Коръәнне ятлый башлыйбыз”, - диде Ильяс остаз.

Гыймран Шигубаев кунакларга Коръәннән бер сурә укып күрсәтте. Кунаклар, аны, тын да алмый, сокланып тыңлады.

“Европа илләрендә Коръәнне ятларга мөмкинчелек таба алмагач, әти-әниләре Гыймранны менә алып килделәр. Гыймран монда 3 ел шөгыльләнә инде”, - диде Ильяс остаз. Һәм Коръән-хафизлар булырга теләгән башка шәкертләр белән таныштырып үтте. Кунаклар кечкенә балаларның да укып күрсәтүләрен сорады. Аларны алты яшьлек Мөхәммәд Сәлмән укып күрсәтеп шатландырды.

Коръән өйрәнү мәркәзендә. Фотосурәт: yardem.ru

Кунаклар Коръән өйрәнү мәркәзеннән бик тәэсирләнеп чыктылар. Мәркәздәге һәр шәкерт белән кул бирешеп саубуллаштылар. Шәкертләрнең әзерлеге яхшы булуын һәм гомумкабул ителгән дөнья стандартларына туры килүен әйттеләр. Бик җылы очрашу булды ул. Кунакларның берсе - Төркия Дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман. Ул Болгарда узган Мәүлид бәйрәмен Коръән укып ачып җибәрде. Ул Төркиядә Коръән бастыру өчен җаваплы. Төркиядә Коръән аның имзасы белән генә басыла.

Күрмәүчеләр компьютерда да эшли, Интернетка да керә

Аннан соң кунаклар компьютер кабинетына юнәлде. Күзләре күрмәүчеләргә компьютер нигезләрен өйрәтү техникасы серләре белән укытучы Фәнис Миңгәрәев таныштырды. Компьютерда, Интернетта күрмәүчеләр ничек эшли – ул шуларны тәфисилләп аңлатты. Компьютерда программаларны ничек табарга, ничек редакцияләргә икәнлеген күрсәтте. Текстны үзе сканерлап, текстны укый алу алуы турында сөйләде.

Компьютер сыйныфында. Фотосурәт: yardem.ru

Фәнис кулланып эшли торган системалар күрмәүчеләргә дә, күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләргә дә ярдәмгә килә. Күрмәүчеләргә гарәп брайлен өйрәтүче укытучы, белеме буенча юрист Мөхәммәдәмин Брайль системасында язып күрсәтте.

Массаж бүлмәсендә аларны Идрис хәзрәт Хәйретдинов каршы алды. “Күрмәүчеләр, тырышып-тырышып йөргәнлектән, аларның умыртка баганасына авырлык төшә. Алар бәрелүдән, егылудан курка. Штатта - 2 табиб, берсе – хатын-кызлар, икенчесе ир-атлар өчен. Күрмәүче шәкертләр килгәч, аларны тикшергәннән соң, ай дәвамында тернәкләндерү курслары уздырыла”, - дип аңлатты Идрис хәзрәт Хәйретдинов.

Аннан соң кунакларны начар күрүчеләр Коръәнне укырга өйрәнә торган кабинетка алып керделәр. Монда хәрефләрне зурайтып күрсәтә торган компьютерлар Төркиядән кайтартылган.

Төркиядә җомга намазлары телевидение аша ишарәләр белән аңлатыла. Ә Татарстанда - “Ярдәм” мәчетендә

Кунакларны шулай ук ишетмәүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе белән дә таныштырдылар. Илдар хәзрәт Баязитов, Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча “Ярдәм” үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова белән таныштырып, аның ишарәләр телен дә, Брайльне дә белүен әйтте. Шунда Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксәл: “Бездә Төркиядә җомга намазларын телевизордан ишарә теле белән аңлатып баралар”, - дип әйтеп куйды. Илдар хәзрәт һәм Мәликә ханым, аңа җавап итеп, “Ярдәм” мәчетендә шундый практика булуын, һәр җомгада менә биредә ишетмәүче һәм начар ишетүче 50-60 лап кешенең җыелуын әйтте.

Мәликә ханым Гыйльметдинова “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә курсларга кемнәр килүе белән таныштырды. “Бер айда – күрмәүчеләр, икенче айда коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦПлы диагнозлылар килә. Коръән, ислам нигезләрен өйрәтәбез. Декабрьдә ишетмәүчеләр киләчәк”, - диде ул.

Барлык сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап торганнан соң, кунаклар: “Монда, телевидение алып килеп, тулы бер тапшыру төшерергә мөмкин”, - дип әйтте.

Уңнан сулга - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төркия кунаклары, Илдар хәзрәт Баязитов, Мәликә ханым Гыйльметдинова. Фотосурәт: yardem.ru
Төрле дин вәкилләре “Ярдәм”дә берләшә - Инвалидлар берләшмәсе әгъзалары

Төркия кунаклары Инвалидлар берләшмәсе әгъзалары белән дә очраштылар. Аның рәисе Татьяна Владимировна “Ярдәм” мәчете җитәкчелегенең үзләренә - физик кимчелекләре булган кешеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торуларын әйтте, рәхмәтен җиткерде. Гаиләне саклап калуга, диннәрне хөрмәтләүгә багышланган чараларны уздыруларын горурланып сөйләде. “Төрле дин тотучылар бар. Ә барысы да монда берләшә, чөнки Аллаһ – бер бит. Без дусларыбызның дине турында мәгълүматлы булырга тиеш. Алар безнең өчен Ислам буенча дәресләр үткәрделәр. Кайбер кешеләр бездә намаз укый. Яхшы кешеләр барыбер күбрәк инде. Монда безнең планнарыбызны хуплыйлар, төпле киңәш бирәләр”, - диде ул.

Илдар хәзрәт Баязитов кунакларны шулай ук кунакларны төзәтү учреждениеләрендә алып барылган эш, наркотиклар кулланучыларны тернәкләндерү буенча юнәлешләр белән таныштырды. Тәрбиягә алынган балалар яши торган “Йорт учагы” йорты турында сөйләп узды. Иң матур бүлмәләрнең берсе булган йорт эшләре кабинетында кунаклар күрмәүчеләр, колясочниклар тарафыннан ясалган матур-матур сувенирларны карады. Алар күңеленә бик хуш килде. Истәлеккә барс төшкән сувенир тәлинкәләр бүләк ителде.

Һәрьяклап үсештә булган, төрле юнәлешләрдә эш алып баручы мондый проектны беренче тапкыр күрәм

Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксәл фикеренчә, белем алу өчен яшь белән чикләнмәгән. “Ишетмәүчеләр белән эшләү буенча проектлар турында мин Төркиядә ишетмәдем дә. Элек начар ишетүчеләргә һәм начар күрүчеләргә дөньяда башка төрле начаррак мөнәсәбәт иде. Бөтен дөньяда мөнәсәбәт үзгәрә бара. Сезгә үсәргә һәм үзегездәге тәҗрибәне таратырга кирәк”, - дип киңәшен бирде ул “Ярдәм”леләргә.

Уңнан беренче - Сәлмән Йуксәл, сулдан беренче - Төркия Дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман. Фотосурәт: Римма Гатина

- Мин, беренчедән, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә салаватлар әйтәм. Мин бу үзәктә беренче тапкыр. Төркиянең Диннәр эшләре идарәсе шулай ук әлеге юнәлеш буенча шөгыльләнә. Бик күп проектлары, эшләнмәләре бар. Бездә күрмәүчеләр өчен рәсемле романнар чыгарыла. Әмма дөнья күләмендә бу әле бик үк таралыш тапмаган. Без күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр өчен динебезгә: тарихка, көндәлек тормышыбызга багышланган хезмәтләрне әзерләргә кирәк дип саныйбыз. Ислам сәламе һәр шәхескә барып җитәргә тиеш. Күрмәүчеләргә дә, ишетмәүчеләргә дә. Безнең бурычыбыз - аларга исламның асылын, матурлыгын җиткерү.

Мин мондагы үзәкне тулы, камил һәм төптән уйланылган проект дип күрәм. Һәрьяклап үсештә булган, төрле юнәлешләрдә эш алып баручы мондый проект белән беренче тапкыр очрашам. Монда өлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә эшлиләр. Коръән ятлау курсларын - күзләре күрмичә Коръән ятлап, аны тәмамлаучыны да күрдек.

Минем бу үзәкне оештырган һәм бу эшкә үзеннән өлеш керткән керткән кешеләрне, балаларын монда укыткан әти-әниләрне котлыйсым килә. Аллаһ бу эшләрдән разый булсын! Бүген шундый вакыт килде: без дәүләткә бәя биргәндә, үсеш кичергәнме-юкмы дип караганда, тормыш сыйфатына һәм халыкның төрле катламнарына карата мөнәсәбәтеннән чыгып бәялибез. Әгәр алар һәр кешене кайгырта, һәм бу хезмәте бик сыйфатлы икән, бу очракта аларга зур балл бирелә. Һәм бу илнең үсештәге ил икәнлеген күрсәтә.

Без сезнең белән Төркия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бу юнәлештә әзерләгән хезмәтләр белән белән уртаклашырга телибез. Эшебездә шулай ук сезнең тәҗрибәгезне дә куллану нияте бар.

Язманы Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе