Балтач районының Борнак авылы мәчетендә лагерьга йөрүчеләр "Ярдәм" мәчетендә Франциядән Гыймран Шибугаев белән танышты

Бүген "Ярдәм" мәчете һәм бер үк исемдәге укыту-тернәкләндерү үзәгендә Резедә Габделәхәтова җитәкчелегендә Балтач районының Борнак авылы мәчетендә лагерьга йөрүче малай-кызлар экскурсиядә булып китте.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 11

Балалар, Франциядән, Казанга килеп, "Ярдәм" мәчетенең Коръән хафизлар әзерләү бүлегендә гыйлем туплаучы Гыймран Шибугаев белән танышты.

Үз яшьтәшләре булган Гыймранның, күзләре күрмәвенә карамастан, Коръәннең 17 җүзен яттан белүенә, Изге китапны Луи Брайль системасында тәҗвид кагыйдәләре белән зур тизлектә укуына яшүсмерләр шаккатты, аның укуын, тын да алмыйча, сокланып тыңлады. Гыймран 2016 ел башында Пермьдә узган Коръән укучылар бәйгесендә икенче урын алган иде.

Балалар барлык сыйныф бүлмәләре белән җентекләп, бик кызыксынып танышты. Аларны "сөйләшә торган" лифт җәлеп итте, ә инде уен бүлмәсенә кергәч, бигрәк нык шатландылар һәм уенга бирелделәр.

Экскурсия азагында һәр балага нәни генә бүләкләр тапшырылды, "Ярдәм" мәчете имамы ярдәмчесе Рафис Мингәрәев белән очрашу оештырылды.

Лилия Сәләхетдинова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе