“Ярдәм” мәчетендә хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен өйрәтү буенча якшәмбе курслары эшли башлый

Белемле укытучылар һәм “Ярдәм” мәчетенең зур аудиторияләре Ислам нигезләрен һәм Коръәнне гарәп телендә өйрәнергә теләүчеләрне көтеп кала.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 23. Фото: yardem.ru

“Ярдәм” мәчете җәмгыятебезнең бөтен катламнарын – ир-атларны да, хатын-кызларны да, балаларны да, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә игътибар үзәгендә тотарга тырыша. Россиядә сентябрь ае мәктәпләрдә һәм вузларда яңа уку елы башлану, шулай ук мәчетләр каршында оештырылган якшәмбе курсларында уку дәвам ителү белән билгеле.

Бу ел да искәрмә түгел. Белемле укытучылар һәм “Ярдәм” мәчетенең зур аудиторияләре Ислам нигезләрен һәм Коръәнне гарәп телендә өйрәнергә теләүчеләрне көтеп кала.

Коръәнне гарәп телендә укуның савабы бик зур. Имам Тирмизи җиткергән хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә. Ибн Мәсгуд сүзләреннән болай дип хәбәр ителә. Аллаһының Илчесе: “Аллаһ Китабыннан бер хәреф кенә укыган һәркемгә бер игелекле эш языла. Ә шундый игелекле һәр эш өчен ун тапкыр күбрәк савап языла. Мин “Әлиф, ләм, мим”не бер хәреф дип әйтмим, “әлиф” – хәреф, “ләм” – хәреф, “мим” – хәреф”, - дип әйткән.

Курсларда укырга теләүчеләр 26 августта “Ярдәм” мәчетенең хатын-кызлар намаз укый торган залда көндезге сәгать икедә узачак очрашуга килә ала.

Белешмәләр өчен телефон: 8 937 525 56 00


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе