Рәсимә апа "Ясин"не яттан өйрәнгән, Патимат белән Рәхмәтулла күрмәүчеләргә Коръән өйрәтү теләге белән яна

Камыр ризыгы да пешерәләр, сувенирлар да ясыйлар, Коръән дә укырга өйрәнәләр. Юк, сез ялгышмадыгыз. Без алга таба нәкъ менә "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге шәкертләре турында сүз алып барачакбыз.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 31. Фото:yardem.ru

Берничә көн элек күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен белем бирү һәм тернәкләндерү курслары тәмамланды. Мөгаллимнәр бу юлы килгән шәкертләрне үзләренчә мактады, ягъни "канат куйды". Алар өйләренә күңелләре көр килеш, биредә эстәгән белемнәре, алган күнекмәләре өчен шатланып-куанып кайтып китте. "Белем алу - энә белән кое казу", - диләр бит. Күрмичә кое казу - бер хәл, ә инде күрмичә бина эчендә дә, урамда да йөрергә өйрәнү, үзеңә кирәк ишекне ачып керү - анысы инде икенче хәл. Әнә бит ориентлашу буенча мөгаллимә Камәрия апа Тарасова: "Алар мәчетне турыпочмаклы корылма дип аңлаган. Хәзер инде аның кырлы-кырлы, катлаулы конструкция икәнлеген белделәр", - ди.

Рәсимә апа "Ясин"не яттан өйрәнгән, Патимат белән Рәхмәтулла күрмәүчеләргә Коръән өйрәтү теләге белән яна

Кемдер курсларга беренче тапкыр килде, гарәпчә Брайль язуының нәрсә икәнлеген белде, кемдер инде зур-зур сурәләр ятлады, кемдер инде үзе күрмәүчеләрне укытырга әзер булып кайтып китте. Буш кул белән кайтып китмәде алар. Бик тырыш шәкертләргә, мәсәлән, Түбән Камадан Рәсимә апага Брайль буенча тулы Коръән (ә ул 6 томнан тора) бүләк ителде. Рәсимә апа курслар вакытында "Ясин" сурәсен яттан өйрәнгән. Аның остазы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов:

"Әлһәмдүлилләһ. Гайсә галәйһиссәлам дигән пәйгамбәр булган. Бервакыт ул Аллаһы Тәгаләдән: "Нигә син кешеләрне күрми торган итеп яраттың?" - дип сораган. Аллаһы Тәгалә: "Үземнең кодрәтемне күрсәтер өчен", - дип җавап биргән. Мин менә сезнең тырышлыгыгызга, белемгә омтылышыгызга сокланам. Менә Түбән Камадан Рәсимә апа "Ясин" сурәсен яттан өйрәнде. Еллар буе мәчеткә йөрүчеләр - күзләре көн яктысын күрүчеләр дә бу сурәне яттан белми әле. Моңа бик зур ихтыяр көче кирәк. Менә Диләрә апа "Әр-Рахман" сурәсен өйрәнә. Кыска ун сурәне ул күптән яттан белә инде. Илфат абый да тырыша. Кыргызстаннан Рәхмәтулла бик тиз отып ала, хәтере бик яхшы, мин сөйләгән кебек сөйли", - дип, шәкертләренең күңелен үстерде.

Бик гыйбрәтле хәлләр инде уйлаган кешегә... Ул телгә алган Рәхмәтулла мәктәптә дә укымаган үзе. Чөнки Кыргызстанда күрмәүчеләр өчен мәктәп юк. Монда килеп, Брайльне өйрәнә башлаган да, Коръән укырга да өйрәнеп кайтып киткән. Аларга бүләк итеп Коръәннәр биреп җибәргәннәр. Аның хыялы - үзе кебек күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтү.

Курсларга Дагыстанның Кизүлүк шәһәреннән килгән Насибова Патиматның да, Коръән укырга өйрәнеп, башкаларга да Изге китапны өйртәтү теләге бик зур. Теләк тормышка ашкан, ул аз-азлап булса да, Коръән укырга, язарга өйрәнгән. Өйрәнгәннәрне ныгытыр өчен, "Ярдәм"дәге курсларга тагын килергә теләге бар.

Патимат ханым "Ярдәм"дәге курслар турында өч ел элек ишеткән. Волоколамск шәһәрендәге тернәкләндерү үзәгенә барып, Брайль системасы буенча рус язуын үзләштергән. Белмәүчеләр өчен шуны җиткерәм: Күрмәүчеләр гарәп Брайлен өйрәнергә Коръән укырга җайлырак булсын өчен, башта рус Брайлен өйрәнә икән. Бу минем үзем өчен дә зур яңалык булды. 2015 ел буена Волоколамскида алган белемнәрен ныгытканнан соң, "Ярдәм"дәге курсларга бару хыялы белән яна башлаган. Ике тәүлек ярым юлда булу да куркытмаган аларны. Дус кызы Әнисәт белән килеп тә җиткәннәр. "Бу көнне бик зарыгып көттем. Миңа мәчет үзе дә, мондагы безгә карата мөнәсәбәт тә бик ошады. Моның кадәр яхшы мөнәсәбәт булыр дип көтмәгән дә идем", - диде ул миңа.

Бу урында Патиматның дус кызы Әнисәт турында да сөйләми китсәк, дөрес булмастыр. Әнисәт Нурмөхәммәдова быел курсларга икенче тапкыр килгән. Ул рус Брайлен өйрәнеп кайтып китте.

“Мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Безнең Дагыстанда мондый үзәкләр юк. Дагыстанлылар, монда килеп, Брайль язуын өйрәнә. Мин дә алардан белдем. Минем күзем бераз күрә. Әмма табиблар бик көчәнмәскә куша. Әгәр дә күрми башласам, эшсез утырмас өчен, Брайль язуын өйрәнәм. Мин башкаларга да: “Барыгыз. Үкенмәссез”, - дип әйтәм. "Ярдәм" үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдиновага рәхмәте зур аның. "Мәликә ханымны әнием һәм апам кебек яратам, аңа бик рәхмәтлемен. Ул мондагыларның барысы өчен дә әниләре кебек. Ул остаз. Ул туры юлга бастыра", - ди Әнисәт.

"Ярдәм" мәчетенең аен куйган әбиләр яки Брайль буенча Коръәнне кулдан ничек язганнар?

Күпләр әле белмидер дә, бәлки белүчеләр дә бардыр: "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге үз эшчәнлеген Левченко бистәсендәге ике катлы агач "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәргән иде. Анда кайчан барма, умарта күче кебек, халык гөҗ килеп торыр, Мәликә ханым Гыйльметдинованы күреп сөйләшер өчен, кеше чират торыр иде. "Ярдәм"дәге кебек заманча җиһазлар, компьютерлар, типография дә, массаж кабинетлары да юк әле ул чакта. Искә төшерәсең дә, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә ике катлы агач бинада шундый шартларда да нинди зур эшләр башкарылган, дип хәйран каласың. Күптән түгел генә Швеция университетларының берсендә Россиядәге Ислам торышына багышланган конференциядә АКШ галимәсе Лилия Кәримова тернәкләндерү үзәгенең нәкъ менә шул еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр эшчәнлеген чагылдырган чыгыш ясаган. "Конференциядә катнашучыларны Коръән укыган күрмәүче малай фотосурәте тетрәндерде", - дип язган иде ул безгә.

Ул чакларны искә төшереп, Мәликә ханым: "Курслар тәмамланганда өләшер өчен, элек китапларны кулдан язып утыра идек. Ә хәзер начар күрүчеләр өчен дә, Брайль буенча бу китаплар типографиядә басыла", - ди. Кулдан язган чакларны курсларны ябу чарасында бүген гарәп Брайлен өйрәтүче мөгаллим Мөхәммәд Әмин дә искә төшерде.

"2007 елда мондый Коръәннәр дә юк иде. Мәликә апа безгә әйтеп яздыра иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Аннан соң гына боларның бөтенесе барлыкка килә башлады. Сез шундый вакытта яшисез: бөтенесе дә бар, сезгә укырга гына кирәк. Мин үзем Мәликә ханымнан өйрәгәнне сезгә тапшырам. Тәҗвидне өйрәнсәгез, Аллаһы Тәгалә алга таба сезгә сурәләрне ятлау өчен юлны ачачак. Монда алган белемнәрне югалтмагыз: гел искә төшереп, ныгытып торыгыз. Алайса сез монда вакытны юкка уздыргансыз булып чыгасыз. Мөхәммәд пәйгамбәр: "Бу дөньяда, өч нәрсәдән кала, барысы да ләгънәт ителгән. Шул өч нәрсәнең берсе - белем. Белем бирүче һәм белемне алучы", - дигән. Тәҗвид фәне (Коръәнне кагыйдәләргә таянып, дөрес итеп уку) күзләре күрүчеләр өчен дә җиңел түгел. Ә инде күрмәүчеләргә ничек тырышырга кирәклеген алар үзләре генә белә. Тәҗвидне дөрес аңлап калсаң, Коръәнне дөрес итеп укый аласың, башкаларга да өйрәтә аласың.Ул - белемнәрнең нигезе. Мөгаллим Мөхәммәд Әмин шуңа да инде: "Кагыйдәләрне "чәйнәп" каптырдым, кайчакта таләпчән булсам да, боларның барысы Коръәнне дөрес итеп уку өчен эшләнә", - ди.

Ә менә курсларга берничә тапкыр килгән, Башкортостанда мәктәптә кырык ел буе чит тел укыткан Хәлимә апа Лотфуллина дәресләрне кайвакытта бераз юмор белән алып барырга кирәк дип саный.

"Укытучыларыбыздан бик канәгатьбез. Шулай да дәресләрнең берсе аеруча истә калыр. Безнең төркемдәге Рәхмәтулла дәрестә бераз йокымсырап утыра. Ибраһим хәзрәт, аңа, ярымшаяру белән: "Рәхмәтулла, мин кайда булса да ялгышсам, хатамны төзәт яме", - дип әйтеп куйды. Шуннан соң, Рәхмәтулла, үз-үзен кулга алып, тырышып-тырышып тыңлап утыра башлады. Без - өлкәннәргә - бераз гына булса ял итеп алырга да кирәк. Дәрес юмор белән барганда, материал җиңелрәк кабул ителә һәм йоклыйсы да килми", - дип, елмаерга мәҗбүр итте.

Хәлимә апа Аллаһы Тәгалә үзенә якынайткан - "Сөләйман"дагы курсларда белем эсти башлаган шәкертләрнең берсе. "Беренче килгәндә, тырышып–тырмашып укыдым. Минем максатым дөрес әйтеп, сурәләрне өйрәнү, булган хаталарны төзәтү иде”, - дип искә төшерә ул. Тәҗрибәле укытучы фикеренчә, алган белемне башкаларга да җиткерү мөһим. Ул “Сөләйман” мәчетендә укып кайтканнан соң балаларын, оныкларын гарәпчә укырга өйрәткән. “Оныклар, рус мәктәбендә укысалар да, тырышып:

“Нәнәй, менә бу хәреф ничек булды әле, аны ничек әйтәбез?” – дип, әйтелешен миннән сорыйлар. Алар өйрәнеп йөриләр, Аллага шөкер”, - ди Хәлимә апа.

Хәлимә апалар “Сөләйман” мәчетендә белем эстәп йөргәндә, “Ярдәм” мәчетенең аен куялар. Шул көннәрне бүгенгедәй хәтерендә яңартып, ул:

“Бу айны кулларыбыз белән тотып, догаларыбызны уку бәхете елмайды. Без айны күтәргәнне карап тордык. Бу минем өчен бик зур шатлык булды. Шул чакта эчемнән генә: “Аллаһы Тәгалә безгә бу мәчетләргә дә килеп укырга насыйп итәр микән?” – дип, эчемнән генә уйлап куйдым. Һәм инде мин өченче тапкыр монда киләм. Без – өлкәннәр - кешеләрнең үз-үзен тотышын, эшләрен, йөрешләрен күзәтәбез. Без хакыйкатеннән беләбез: биредә миһербанлы кешеләр эшли", - ди.

Хәлимә апа апрель аенда үзәкнең 10 еллыгына килеп, интервьюлар биреп тә йөргән. "Бәйрәмгә килгәч, Илдар хәзрәт белән Илһам хәзрәт: “Үзебезнең апайлар килгән икән”, - дип, каршы алдылар. Татар халкының “Ат кешнәшеп таныша, кеше күрешеп таныша” дигән бер мәкале бар. Менә без - монда төрле җирләрдән килгән шәкертләр – бер-беребез белән танышып, аралашып торабыз. Алга таба да акыллы шәкертләр укыймын, дип килеп, матур итеп укып, үзләренең мәчетләренә кайтып, алган белемнәрен балаларына, туганнарына, дусларына өйрәтсеннәр", - дип киңәш бирә тәҗрибәле укытучы.

Әйе, ничә яшь булуга карамастан, белем алуны туктатмаска кирәк. Өлкән яшьтәгеләрнең шулай белемгә омтылулары безнең өчен үрнәк булып тора. "Ярдәм" үзәге хезмәткәрләре әнә шундый фикердә.

Ислам lине дөрес дин дигән фикергә килдем

Алинә остаз Хәкимҗанова, курсларга нәтиҗә ясап:

"Бу юлы төркемдәге укучылар бик төрле иде. Шуңа күрә бөтенесе белән якыннан танышып та булмады. Минем укучыларымнан Салават абый, Рәмзия апа бик шатландырды. Аларның белемнәре арткан. Апрель аена караганда сизелерлек алга китеш бар. Рузилә апа һәм Фирдәвес апалар белән гарәп телен, алфавитны өйрәнә башладык. Сез бу башлангычны болай гына калдырмассыз дип ышанам. Уңышлар бар, бу безне бик шатландыра. Сезне Коръәнне дөрес уку кагыйдәләрен (тәҗвидне), Коръән укырга өйрәнергә көтеп калабыз", - диде.

Йорт эшләрен белән бәйле дәресләрне алып баручы, ир-атларга тәмле камыр ризыклары пешерергә өйрәтүче Ләйсән остаз Гарифуллина:

"Якты хатирәләр белән дустанә мохиттә бер ай сизелми дә узып китте. Менә без хәзер йорт эшләре кабинетына керсәк, аның сизелерлек дәрәҗәдә матурайганлыгын күрербез. Без укучыларым – Ренат абый, Вәсим, Рөстәм, Равил, Азат белән төрле матур әйберләр ясадык. Алар чын күңелдән, бөтен тырышлыгы куеп эшләде аларны. Ренат абый үзләренә кайткач, оныгы белән дә матур әйберләр ясарга булды. Минем шулай ук Коръән ятлау белән шөгыльләнгән төркемгә дә рәхмәт әйтәсем килә. Алар белән без “Мәсәд” һәм “Кәфирун” сурәләрен ятладык. Аларның бик теләп ятлавы, Аллаһы Тәгаләдән бүләк аласы килгәнлеге күренеп тора иде. Бу сурәләрне онытмагыз, намазга кертегез. Моның белән генә туктап калмагыз, алга таба да сурәләр өйрәнүне дәвам итегез", - дип киңәш бирде ул үз укучыларына.
Остаз белми әйтми: сурәләрне тырышып ятлау гына җитми, аларны онытмау - намазга кертү дә сорала. Шулай булмаганда, бөтен белгәнең җилгә оча.

Сурәләр өйрәнергә теләп, быел курсларга кабат килгән шәкертләрне дә очраттым мин. Гомерен Казанда уздырган, хәзер балалары белән Сочида яшәүче Сания апа Блинова сигез ел элек күрми башлаган. "Белемем бик тирән булмаса да, укыйсым килә. Намазга кертү өчен яңа сурәләр өйрәнәсем килә. Белем алуларыбыз дәвамлы булса иде, и Ярабби. Кем ярдәмгә мохтаҗ, шулар “Ярдәм” мәчетенә килсеннәр", - дигән иде.

Менә рус кызы Вероника Ионова Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәреннән килгән. “Ярдәм” мәчетендәге курслар турында үзләрендәге мәчеткә ит артыннан баргач ишеткән.

"Әмма ул вакытта мин әзер түгел идем әле. Бу елның башында Коръән тыңладым. Ислам һәм христиан диненең охшаш икәнлеген күрдем. Чынлыкта Аллаһы Тәгалә – бер (фәлсәфи яктан караганда, Аллаһы Тәгалә белән Бог икесе ике төрле. Аллаһы Тәгалә бер өлештән торса (ул - бер), Бог өч өлештән тора - ред.). Шуңа күрә мин Ислам дине турында күбрәк белем тупларга һәм бирегә килергә карар кылдым”, - ди Вероника. Мин Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт ышандым. Аның мина ярдәм итүен тоеп яшим. Ике диндә дә охшаш якларны таптым һәм Ислам дөрес дин дигән фикергә килдем", - дигән иде ул курслар башланганда.
Ул курслардан намаз һәм Коръән укырга өйрәнеп кайтып китә. Шулай ук гарәп телен өйрәнү хыялы да тормышка ашкан Верониканың.

Курсларда булучыларга медицина буенча лекцияләр укыган Илдар Хисаметдинов:

"Сез монда юкка түгел, Аллаһы Тәгалә сезне "Ярдәм" үзәгенә Үзе китерде. "Белем алу намаз, хаҗ һәм садакадан да өстенрәк" дигән хәдисне онытмагыз. Безнең укытучыларыбыз сез беренче чыганаклардан иң дөрес белемнәрне алсын өчен, нык тырышты. Сездә авырулар бик күп, кайберәүләрдә берничә авыру да булырга мөмкин. Бу авырулар белем алырга комачауламасын өчен, медицина хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә сезгә медицина, рухи, психологик, физик яктан ярдәм күрсәтте. Тырышлыгыз өчен Аллаһы Тәгалә сезгә ике дөнья бәхетен насыйп итсен", - дип, курсларның асылылына төшендерде.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт. Мин өйрәткән күнегүләрне ясагыз. Ул олыларга да, кечеләргә дә бик файдалы", - дип, физкультура укытучысы Рафаэль Мифтахов та үз киңәшләрен бирде.

Рус брайлен өйрәтүче Идрис хәзрәт Хәйретдинов та, шәкертләрнең сәламәтлеген кайгыртучы Фирая ханым Таһирова да, хатын-кызларның тәрбиячесе Камәрия апа Тарасова да, ир-атлар тәрбиячесе Мөхәммәтгали Бубис та, "Ярдәм" үзәге хезмәткәре Лилия Сәлахетдинова да һәм башка мөгаллимнәр дә изге теләктә кала. Курсларга килүчеләр мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә ханым Гыйльметдиновага, үзәкнең башка хезмәткәрләренә дога кыла, ике дөнья бәхетенә ирешүләрен тели. Чираттагы курслар киләсе елның гыйнвар-февраль тирәсендә булыр дип көтелә. Алган белемнәрен ныгытырга, тагын да күбрәк белергә теләүчеләрне "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә көтеп калалар.

Римма Гатина.

Фотолар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе