
"Хифз" номинациясе:
1 нче урын - Али Яушев; (Әлмәт);
2 нче урын -Ильяс Сабиров (Казан);
3 нче урын - Нурмөхәммәд Шәрипов (Казан).
"Коръәнне матур итеп уку" номинациясе:
1 нче урын - Альберт Сәхәбетдинов (Көнчыгыш төбәге);
2 нче урын - Хәлил Хайбрахманов (Кама буе төбәге);
3 нче урын - Руслан Сабиров (Казан).
Һәр номинациядә абсолют җиңүгә ирешүчеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга юллама, 2 нче урын алучыларга гомрәгә юллама, 3 нче урын алучыларга ноутбуклар бүләк итте. "Сезнең әлеге бәйгенең берничә этабын үтеп, бүген Татарстан каласында үзегезнең төбәгегезнең данын яклавыгыз - зур вакыйга. Аллаһның китабын белү һәм өйрәнү нинди зур кыйммәткә ия булуын без җиңүчеләргә каралган бүләкләр аша да күрсәтергә тырыштык. Киләчәктә дә, Аллаһның рәхмәтендә булып, хәерле гыйлемнәр алып, туры юлдан барырга насыйп әйләсен сезгә. Әлеге бәйгегә бәйле теләк-тәкъдимнәрегез булса, безгә җиткерә аласыз. Чөнки киләчәктә аны, тагын да камилләштереп, Россия күләмендә оештыру нияте бар", - диде мөфти хәзрәтләре тантаналы чара вакытында.
Нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин ошбу чараларда яшьләргә активрак катнашырга чакырды. "Республикабызда Коръәнне өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Быел без "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә тахфиз (Коръән ятлау) бүлеге ачып җибәрдек. Хатын-кызлар һәм балалар өчен дә Коръәнне ятлау төркемнәре эшләп килә. Республика мөхтәсибәтләреннән дә теләге булган һәркем килеп гыйлем үзләштерә ала", - диде белдерде Илнур хәзрәт. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.