Бөгелмә районы башлыгы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә инвалидларны алып килүдә ярдәм итәргә сүз бирде

21 сентябрь көнне Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, башкалабызның "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Киров-Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар Рәфкать улы Баязитов үзенең командасы белән Бөгелмә районында булып кайтты.Гарип балаларны унсигез яшькәчә кабул итүче "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә ул районда инвалид балаларга нинди караш икәнен күрде.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 22. Фото:

Район башлыгы Ленар Закиров исә Илдар хәзрәт Баязитов белән күрешүне, аның Бөгелмәгә килүен үзләре өчен олы мәртәбә булуын белдерде, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә инвалидларны алып килүдә ярдәм итәргә сүз бирде.

Үзәк мәчеттә җәмәгать белән өйлә намазын укыганнан соң, кунаклар мәхәллә халкы белән очрашты. "Ярдәм" ислам хәйрия фондының эшчәнлеге хакында бәян ителде, тернәкләндерү үзәген яхшырак күзаллау максатыннан, видеофильмнар күрсәтелде.

Шушы бер гаепсез балаларның үзләренә бирелгән сынауларга карамастан, тормышны яратуы, чын йөрәк белән әниләренә "мин үзем булдыра алам" дигән сүзләрне җиткереп, әти-әниләренең күзләрендә шатлык очкыннары күрергә теләүләре йөзләренә чыкканлыгы күренде. Аллаһ с.в.т. балаларга, аларның ата-аналарына сабырлык бирсен!

Лилия Сәлахетдинова.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе