Мәчеттә белем алу сезнең өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ул - Алинә Хәкимҗанова

Бүген Казанның “Ярдәм” мәчете каршында кыз балалар өчен лагерь үз эшен тәмамлады. Кызлар өчен лагерь “Ярдәм” мәчете базасында беренче тапкыр оештырылды, моңарчы ир балалар өчен генә эшләп килде.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 25

Лагерьне тантаналы ябу вакытында урынбасары “Ярдәм” күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге мөдире ярдәмчесе Алинә Хәкимҗанова мөгаллимнәргә – Рәхмәт хатлары, кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кызларны һәм аларның туганнарын, дусларын рухи үзәккә кабат чакырды. “Безнең лагерь сезгә ошадымы?” дигән сорауга балалар бертавыштан: “Әйе!!!” – дип җавап бирде.

“Монда үзләштергән белемнәрегез тормышыгызга бәрәкәт китерсен. Сез монда файдалы белемнәр һәм тәрбия алып кына калмадыгыз, бер-берегез белән таныштыгыз да, аралаштыгыз да. Мәчеттә белем алу - сезнең өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ул”, - диде Алинә Хәкимҗанова.

Рухи үзәктә унлап кыз бала Изге Коръәнне тәҗвид кагыйләренә нигезләнеп укырга өйрәнде һәм Исламда хатын-кызның бурыч-максатларына төшенде. Программага әдәп-әхлак, ислам нигезләре, сира һәм башка дини дисциплиналар кертелгән иде. Кызлар укуларын имтихан белән тәмамлады.

Лагерь 15 августтан 25 августка кадәр эшләде.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе