“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова "Алтын кош" премиясенә лаек булды

Казанда урнашкан “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага XII Бөтенроссия эшлекле хатын-кызларының “Уңыш-2016” дип аталган бәйгесендә “Алтын кош” премиясен һәм “Россиянең хатын-кыз җитәкләгән иң яхшы иҗтимагый оешмасы” номинациясендә Мактау грамотасы тапшырылды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 12. Фото:yardem.ru

“Алтын кош” премиясе белән Россия федераль округларында яшәүче хатын-кызлар - үзләре алып барган эшчәнлекләрендәге уңышлары, шәһәр һәм төбәкләр администрацияләре вәкилләре хатын-кыз эшкуарлыгын үстерүдәге ярдәме өчен бүләкләнә.

Мәликә ханым Гыйльметдинова бөтенроссия бәйгесендә Казан шәһәре һәм тулы бер республика исеменнән чыгыш ясады. Тантанада Мәликә ханымның 10 ятим баланы тәрбияләве турында игълан ителгәч, зал тулы халык аягурә басып кул чапкан һәм сәхнәдән озак кына төшерми торган.

“Ярдәм” үзәге җитәкчесе “Халык хуҗалыгы тармагында хатын-кыз җитәкләгән, шул исәптән “Милләт сәламәтлеге” илкүләм проектын тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы өлкә” номинациясендә үз проекты өчен бүләк алды. М.Гыйльметдинова “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы күрмәүчеләр өчен белем бирү программасын эшләгән.

Бу үзәк күп еллар дәвамында күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнә. “Ярдәм” үзәгендә тернәкләндерү узган йөзләгән кеше, тормышларын үзгәрткәне өчен, Мәликә ханымга рәхмәт укый.

“Ярдәм” дәвалау-укыту үзәге үзләренең җитәкчеләрен котлыйлар һәм аңа алга таба да үзәкне үстерүдә уңышлар телиләр, һаман шулай ачык һәм киң күңелле кеше булып калуын телиләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе