
Унбишенче дәлил: Һәрбер яңалык кертү дә тыелган була алмый. Әгәр бу шулай булса, Әбү Бәкер, Гомәр һәм Зәедләрнең (Аллаһ алардан риза булсын!) Изге Коръән текстларын җыеп туплавы, аннан соң бу текстларны, Коръәнне яттан укучылар (Аллаһ алардан риза булсын!) вафатыннан соң югалтмас өчен, кәгазь битләрендә теркәүләре шулай ук тыелган гамәл булып исәпләнгән булыр иде. Шулай ук Гомәрнең (Аллаһ аңардан риза булсын!): “Нинди гүзәл яңалык кертү бу!” – дип әйтеп, кешеләрне Рамазан аенда тәравих намазы уку өчен бергә җыюы да шулай ук тыелган гамәл булып исәпләнер иде. Гыйлемнең төрле файдалы өлкәләре буенча хезмәтләр дә тыелган булыр иде. Алар утыл корал, артиллерия, танклар, авиация, су асты көймәләре һәм диңгез флоты белән сугышкан вакытта, безгә кәферләргә каршы ук һәм җәяләр белән сугышырга туры килер иде.
Манаралардан азан әйтү дә, ятимнәр йортлары, мәктәпләр, шифаханәләр, ашыгыч ярдәм, төрмәләр өчен биналар да тыелган булыр иде. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) “Һәрбер бидгать – юлдан язудыр” дигән хәдисе бар.
Дин галимнәре аны начар яңалык кертү дип исәпләгәннәр. Ләкин андый чикләү Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) өлкән сәхәбәләре һәм аларның дәвамчылары (табигыйннәр) керткән гамәлләргә рөхсәт биргән. Ләкин ул гамәлләр Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) вакытында булмаганнар. Без үзебез дә бүгенге көндә бездән элек яшәгән тәкъва мөселманнарда булмаган күп яңалык кертүләр кулланабыз.
Мәсәлән, тәравихтан соң, бер имам артыннан тәхәҗүд намазы укыр өчен, төн ахырында кешеләрне җыю, анда Коръән укуны тәмам итү, Коръән укуны тәмамлаган вакытта Аллаһка ялвару, егерме җиденче кичәдә тәхәҗүд намазында имамның вәгазь укуы, дингә чакыручының: “Төнге намазга басыгыз, Аллаһ безгә моның савабын бирсен”, - дип мөрәҗәгать итүе. Боларның берсен дә Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дә, бездән алда яшәгән тәкъва мөселманнар да башкармаган. Ә мондый очракларда безнең бу гамәлләргә тәкълид итүебез тыелган гамәл булып санала аламы?
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).