
Сигезенче дәлил: Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) камиллекләрен һәм кылган могҗизаларын белү аңа булган ышануны ныгыта, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сөюбезне арттыра һәм көчәйтә.
Кеше үзенең табигате белән матурлыкны, гүзәллекне сөя торган итеп яратылган. Ә Пәйгамбәрнең әхлак сыйфатларыннан, камиллекләреннән, өстенлекләреннән дә камилрәк, матуррак һәм гүзәлрәк әхлак сыйфатлар, камиллекләр һәм өстенлекләр юк.
Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) булган мәхәббәтне арттыру, аңа булган ышанычны камилләштерү шәригать белән таләп ителә, ә аңа ярдәм итүче барысы да - шулай ук шәригать таләпләре исәбендә.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).