
Егерменче дәлил: Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мәүлиден олылау Аллаһ Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) турындагы хатирәләрне торгызу булып тора. Ул Исламда рөхсәт ителгән һәм законлы гамәл. Хаҗ кылырга барган вакыттагы күп йолаларны башкару да, истәлекле хатирәләрне, вакыйгаларны хәтердә яңарту, мактаулы тарихи урыннарга сәяхәт кылуның барлыгын барыбыз да күрәбез бит. Мәсәлән, Сафа һәм Мәрвә таулары арасыннан үтү, ташлар ыргыту, Мина үзәнлегендә корбан чалу – боларның барысы да бик күптән булып үткән вакыйгалар белән бәйлеләр. Мөселманнар хәзер дә аларны элекке замандагы кебек башкарып, алар турындагы хәтерне яңарталар. Ә Аллаһы Тәгаләнең Ибраһим һәм Исмәгыйль (аларга Аллаһның сәламе булсын!) вакыйгасы турында сөйләгәндә әйткән сүзләре моңа шулай ук дәлил булып тора.
“Мөселман булган җәмәгатькә хаҗ гамәлләрен кылуны игълан ит” (“Хаҗ” сурәсе, 27 нче аять). “Безгә гыйбадәт урыннарын һәм ысулларын өйрәт” (“Бәкара” сурәсе, 128 нче аять).
Егерме беренче дәлил: Мәүлиднең законлы икәнлеге файдасына без алда китергән бар дәлилләр дә, мәүлиднең тыелган һәм аларны кире кагарга кирәк булган аспектлардан азат булган гамәл икәнлеге турында сөйлиләр. Әгәр дә мәүлидне үткәргән вакытта ирләр белән хатын-кызларның бергә җыелуы, гөнаһлар кылу, артыгын исраф итү кебек, мәүлид хуҗасы канәгать булмаслык, кире кагарга тиешле гамәлләр була икән, мондый мәүлиднең, әлбәттә, тыелган һәм хупланмаган гамәл булуында бернинди дә шик юк. Ләкин бу вакытта тыю аерым бер тискәре очракларга гына кагыла. Ә мәүлиднең асылына түгел. Һәм дә бу, бу турыда фикер йөрткән кеше өчен, сер була алмый.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).