
Алтынчы дәлил: Изге Мәүлид вакытында мөселманнар гүзәл Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) искә алалар, аның могҗизаларын, тормышын бәян итәләр һәм алар белән танышалар. Ә безгә Аллаһ Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) һәм аның гамәлләре белән танышырга, аңа тәклид итәргә, аңа охшарга тырышырга, аның гамәлләрен үрнәк итеп алырга, аның могҗизаларына ышанырга, галәмәтләрен акларга кушылмаганмы?! Ә бит мәүлид турындагы китаплар бу максат һәм таләпләргә тулысынча җавап бирәләр.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).