
Өченче дәлил: Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килүенә шатлык белдерү, Аллаһы Тәгаләнең шул сүзләре буенча тиешле гамәл.
“Ий Мөхәммәд галәйһиссәлам! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” (“Юныс” сурәсе, 58 нче аять). Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – Аның кешеләргә кылган рәхмәтләренең иң зурысы. Чөнки Раббыбыз шулай дигән: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәлам, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (“Пәйгамбәрләр” сурәсе, 107 нче аять).
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).