
Ундүртенче дәлил: Бездән алда яшәгән тәкъва мөселманнар (сәләфсалихун) эшләмәгәннәрнең, Исламның беренче чорында булмаганнарның барысы да тыелган гамәл дә, кире кагылырга тиешле гамәл дә, начар бидгать тә түгел.
Ләкин һәр яңалыкны, һәр яңа кертелгәнне шәригать дәлилләре белән тикшереп чыгарга кирәк. Анда дин өчен яхшылык (мәслихәт) бармы, ул ваҗиб гамәлме, анда хәрам (тыелган гамәл) өлеш юкмы, шуның нәтиҗәсендә ул хәрам гамәл түгелме, әллә инде хупланмаган өлеш бармы һәм шуның нәтиҗәсендә ул хупланмаган (мәкруһ) гамәлме яки ул рөхсәт ителгән өлешләрдән генә торамы яки рөхсәт ителгән (мөбах) гамәлме, яки анда хупланган өлешләр генә һәм дә ул хупланган (мандуб) гамәлме.
Ә кулланылган чаралар өчен, максатлар өчен кулланыла торган шул ук шәригать карарлары кулланыла.
Дин галимнәре яңалык кертүне биш төргә бүлгән.
1. Зарури яңалык кертүләр. Мәсәлән, хак юлдан язган агымнарның фикерләрен кире кагу һәм аларның вәкилләренә каршы чыгыш ясау; Изге Коръән һәм Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисләрен укыган вакытта ялгышмас өчен, гарәп теленең грамматикасын өйрәнү.
2. Хуплана торган яңалык кертүләр. Мәсәлән, ятимнәр йортлары, мәктәпләр төзүләр, намазга чакырып, манаралардан азан әйтү һәм башка игелекле эшләр эшләү. Алар Исламның башлангыч чорында булмаган.
3. Хупланылмаган яңалык кертүләр: алар мәчетләрне һәм Изге Коръән битләрен артык бизәкләү кебек гамәлләр.
4. Рөхсәт ителгән яңалык кертүләр. Мәсәлән, онны иләр өчен, иләктән файдалану, төрле яңа ризык һәм эчемлекләр куллану һ.б.
5. Тыелган яңалык кертүләр. Болар – сөннәткә каршы килгән, шәригать дәлилләренә туры килмәгән, шәригатькә файда китермәгән гамәлләр.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).