
Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата.
Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 11 нче декабрьдән 12енә каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган.
Без – мөселманнар - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең үрнәгенә ияреп, сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешбез. Хәнәфи мәзһәбе буенча бөтен ай буена Мөхәммәд Пәйгамбәрнең изге эшләре турында сөйләнелә, Мәүлидләр укытыла, салаватлар әйтелә. Бу бәрәкәтле көннәрдә Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да тынычлык, иминлек сорыйбыз.
"Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгы.