Балаларыбыз бәләкәйдән үк Пәйгамбәребез өйрәткәннәрне белеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлап үссеннәр - Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе - ТР Гражданнар обронасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты. Җыелыш министр Рафис Хабибуллин җитәкчелегендә барды.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 03. Фото:dumrt.ru

Нигездә сүз Татарстан Республикасы суларында батып үлүләр хакында, бату очракларыннан саклану, халыкны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чаралары хакында барды.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында: “Пәйгамбәребез хәдисләрендә һәр мөселман суда йөзергә, атта йөрергә өйрәнергә тиешлеге хакында әйтелгән. Икенче сыйныфтан ук балаларга суда йөзәргә өйрәтү дәресләре кертергә телиләр. Бу бик кирәкле файдалы ният дип уйлыйм. Балаларыбыз бәләкәйдән үк Пәйгамбәребез өйрәткәннәрне белеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлап үссеннәр. Төрле кирәкмәс гамәлләр кылудан үзебезне сакласак иде”, - диде. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе