Мөселманча матур исем кушучыларга - Балтач мөхтәсибәте бүләкләре

Балтач мөхтәсибәтендә Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә чираттагы имамнар җыелышы булды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә катнашты. Иң беренче итеп Җәлил хәзрәт килгән кунакларны Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен эшләп килгән “Әс-сәлам” тәрбия үзәге белән таныштырды.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 03. Фото:dumrt.ru

Җыелышның икенче өлешендә Җәлил хәзрәт мөхтәсибәттә ел әйләнәсендә район имамнары тарафыннан мөселманча матур исем кушу юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм аерым имамнарга мөхтәсибәт бүләкләрен тапшырды. “Үткән ел имамнарыбыз кушкан исемнәр арасында 13 исем мәгънәсез булып чыккан. Һәм аларның икесе һаман да – Раяз. Шулай да шәригатькә туры килмәгән исемнәр кушу очраклары кими бара. Алайса аннан алдагы елда шундый 25 исемгә юлыктык, кәеф бик киткән иде”, – ди хәзрәт.

Чара барышында мөхтәсибәт эшчәнлегендә бәйле оештыру мәсьәләләре каралды. Имамнар апрель аенда узачак корылтай хакында да сүз алып барды. Район имамнары мөхтәсибәттән мөфтилеккә Камил хәзрәт Сәмигуллинны, ә баш казый вазыйфасына Җәлил хәзрәт Фазлыевны тәкъдим итеп тавыш бирде. Әлеге кандидатуралар бертавыштан хупланды.

Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфтилеккә бүгенгә көнгә кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим иткән иде. Хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр алардан гаризалар кабул ителә. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда карала, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе