
Хәзрәтне республика, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, дин әһелләре котлады. Үзләренең котлауларын Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җибәрде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, барлык имамнар исеменнән юбилярны котлап, аның Ислам үсешенә керткән өлешен, вәгазьче буларак – талантын билгеләп үтте. Алга таба да мөселман өммәтенә хезмәттә булуын теләп калды.
Билгеле булганча, Җәлил хәзрәт Фазлыев - мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга дини белем бирү методикалары авторы. Аның китаплары, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә популярлык казанды. Бөрбаш авылында уздырыла торган балалар Сабантуе бөтенроссия күләмендә танылды.
Аның эшчәнлеге бик күп авторларны Җәлил хәзрәт һәм аның тормыш юлы турында китап язарга этәрле. Бүгенге көндә Җ.Фазлыевның 7 китабы, вакытлы матбугатта бик күп санда язмалары дөнья күрде.
Балтачта узган юбилей тантанасында “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев та катнашып, Җәлил хәзрәтне бәйрәме белән котлады. “Ярдәм” фонды Җәлил хәзрәт белән берлектә Бөрбаш авылында укучы малайлар өчен пансионат төзелешен алып бара.