
“Әгузе билләһи минәшшәйтанир раҗим. Бисмилләһир рахмәнир рахим. “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе - безнең иң хөрмәт итә торган уку йортларыннан. Бүген районыбызда бик матур итеп эшли торган имамнарыбызның күбесе – шушы мәдрәсә шәкертләре. Ни өчен без аны бик хөрмәт итәбез? Беренчедән, анда элек-электән тәртип бик яхшы куелган. Имамнарга дисциплиналы булу кирәк. Аннан соң бу мәдрәсә имам бер-ике ел эшләп күрсәтмичә, диплом да бирми.
Бу мәдрәсә - безнең Татарстанда үзгәртеп корулардан соң ачылган иң беренче мәдрәсәләрнең берсе. Мәдрәсә белән бәйләнешләребез элек-электән бара. 1993 елда уразада без (Балтач районы – ред.) шушы мәдрәсәдән 35 шәкерт кабул иттек. Районда 3 мәчет бар иде. Алар шунда практика үтте. Шуннан соң ел саен шәкертләрне кабул итеп торабыз, үзебез дә булган шәкертләрне шунда җибәрәбез.
Әхлакка, татарча укытуга, кием мәсьәләсенә игътибар зур монда. Аннан соң дипломны да эшләп күрсәткәч кенә бирәләр. Менә бу әйберләр бик кыйммәт. Бөтен мәдрәсәләргә нигез итеп алырлык.
Бездә ничектер әдәп-әхлакка, тәртипкә җиңел каралып, кайвакыт кайбер имамнарның эшләп китә алмавына шул да сәбәп бит инде”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Римма Гатина.