Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев юбилеен билгеләп үтә

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка 24 сентябрьдә 60 яшь тула. Җәлил хәзрәтне “Ярдәм” хәйрия фонды, "Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгы котлый.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 23. Фото: youtube.com

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Хөрмәтле Җәлил хәзрәт, Сезне күркәм бәйрәмегез белән “Ярдәм” хәйрия фонды һәм шәхсән үз исемебездән ихластан котлап, Ислам юлында тырыш хезмәтегезне тагын әле озак еллар дәверендә дәвам итүегезне теләп, Аллаһы Тәгаләдән хәерле гомер сорап калабыз. Гаиләгезнең, якыннарыгызның җылысын тоеп, һәр туган көнгә шатланып яшәвегезне телибез.

Җәлил хәзрәт, Сез үзегезнең тирән гыйлемегез, ихласлыгыгыз, инандыру сәләтегез, ару-талуны белмәс эшчәнлегегез белән Русия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелдегез. Балачактан ук дингә ихлас бирелгән кеше буларак, сез Балтач районында дини хәрәкәтне торгызучыларның берсе һәм башлап йөрүчесе булдыгыз. Бүгенге көндә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Балтач районының Бөрбаш авылында сезнең ярдәм белән хәйрия проектын тормышка ашыра. Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәтләре яусын сезгә!

Үзегезнең үтемле вәгазьләрегез белән һәркем күңеленә үтеп кереп, аларның һидаять юлына басуына сәбәпче булдыгыз. Сезнең берничә тапкыр яңартылып бастырылган “Йөз дә бер вәгазь” китабы мөселманнарның өстәл китабына әйләнде. Дин юлына яңа баскан кешеләргә “Җәлил хәзрәт дәресләре” юл күрсәтте. Әхлак дәресләре аша укучылар күңеленә юл табып, аларның Ислам динен куәтләүчеләр булуына ирештегез.

Һәркем өчен изге затлар – әнкәйләребез өчен “Ана догасы”н язып, эчкерсез күңелләргә ачкыч таптыгыз, әнкәйләребезгә җан тынычлыгына ирешергә мөмкинлек бирдегез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын сезгә!

Сезнең үгет-нәсыйхәтләрегез олысының да, кечесенең дә күңеленә барып җитә. Дин мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән вакытлы матбугатта еш чыгыш ясыйсыз. Карар күзгә гади генә булып тоелган күренешләрдә дә сез хикмәт табасыз. Сезнең “Дөнья кризисы дип артык кайгырырга ярамый, шәхси кризис яманрак” дигән сүзләрегез бик күпләрне бу дөньяга бөтенләй башкачача карарга этәргәндер. Алай гына түгел, бу дөнья байлыкларының вакытлыча гына булуын, максатыбыз ике дөнья бәхетенә ирешү икәнлеген күңеленә сеңдергәндер.

Аллаһ Раббыбыз һәркайсыбызга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә файдалы, якыннарыбызга миһербанлы-шәфкатьле булып яшәргә насыйп кылсын. Һәркайсыбызга Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, динебезне куәтләүче, Пәйгамбәребезнең өммәте булып яшәргә насыйп булсын.

“Ярдәм” МИХФ Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов

“Ярдәм” МИХФ Президенты Илһам Исмәгыйлев


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе